Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Биш мөмкинлектән өч җиңү

Аксубайда тәрбия өлкәсендәге һөнәри осталык бәйгесе үтте.

Бәйгенең зональ этабы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм район җитәкчеләре катнашында район Мәдәният йортында тантаналы төстә ачылды.

ЯЛКЫНЛЫ АЧЫЛЫШ

Залда Кама аръягыннан килгән педагогик осталар - иң яхшы сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү мөгаллимнәре, педагог-оештыручылар, балалар хәрәкәте җитәкчеләре җыелды. Гомуми белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм тәрбия эшләре буенча бүлек (идарә) җитәкчеләре урынбасарлары бәйгедә беренче тапкыр катнаштылар.

Хөкемдарлар коллегиясен мәдәният йорты каршында, Аксубайның күп милләтле һәм кунакчыл төбәк булуын дәлилләп, биюле флешмоб белән каршы алдылар. Шулай ук фойеда тәрбия мохитендәге уңышларны тәкъдим иткән күргәзмә урнашты.

ТАТАНТАНАЛЫ ЧЫГЫШЛАР

- Без сезне Аксубай җирендә сәламләвебезгә һәм әлеге бәйгенең нәкъ менә бездә уздырылуына ифрат шат, - дигән сүзләр белән тантананы ачып җибәрде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - "Ел укытучысы" бәйгесенең нәкъ менә тәрбия өлкәсендәге билгеләнеше аерата зур. Россия Федерациясе гражданинының нинди булып үсүе безгә бәйле.

- Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык республика бәйгесе "Ел укытучысы" конкурсы кысаларында үтә, - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкче киңәшчесе Семен Федоров. - Әмма бәйге "тәрбиячеләрне тәрбияләүче" (ул мәгариф бүлекләре җитәкчеләре урынбасарларын шулай дип атады) беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа күрә без әлеге категория катнашучыларга игътибар бирәбез.

- Теләсә нинди бәйге - ул тырышлык һәм көч таләп иткән гаять зур хезмәт, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Шуңа өстәп, бу әдәбиятны һәм башка чыганакларны алыштыра алмаган бәя биреп бетергесез зур тәҗрибә.

Катнашучылар исеменнән Гөлнур Идиятова чыгыш ясады. Ул бәйге катнашучыларына үз чыгышларыннан канәгатьләнү алуларын теләде.

- Без үз эшебездән канәгатьләнү алабыз, - диде Гөлнур Раузетдин кызы. - Бу - команданың бердәм эш нәтиҗәсе. Бергә булганда без барысын да булдырабыз.

ТУГЫЗ РАЙОН КАТНАШТЫ

Бәйге ике мәйданчыкта үтте - район үзәгенең 2нче һәм 3нче мәктәпләрендә. Анда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан конкурсантлар катнашты.

Сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар бәйгегә "Без бергә" ачык дәресен һәм "Минем тормышчан һәм һөнәри карашым" визиткасын тәкъдим иттеләр. Ә тәрбияче-идарәчеләр тәрбия процессы программасын якладылар.

ӨЧ ҖИҢҮ

"Тәрбия эшләре буенча иң яхшы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары" номинациясендә Аксубай районыннан Гөлнур Идиятова 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. Икенче урында - Чирмешән районыннан Флера Рәхимҗанова.

"Кеше тәрбияләү" бәйгесендә "Елның сыйныф җитәкчесе" номинациясендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Лаеш районыннан Лилия Нигмәтҗанова, икенче урында - Яңа Чишмә районыннан Ольга Никулина, өченче урында - Әлкидән Алинә Сафина.

Лаеш районыннан Юлия Вырупаева, Әлкидән Әлфия Шагалиева, Чистайдан Елена Володина иң яхшы мәктәп директорлары урынбасарлары булдылар.

"Педагог-оештыручы" номинациясендә Аксубайдан Светлана Башатова, Спас районыннан Варвара Лисюк, Лаеш районыннан Мария Гришина призерлар булдылар.

Өстәмә белем бирү педагоглары бәйгесендә Аксубай районыннан Наталия Воронина, Әлкидән Ильяс Идиятуллин, Чирмешәннән Фәиз Билалов җиңү яуладылар.

Бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын катнашучылар да, хөкемдарлар да билгеләп үттеләр. Бәйгене уздыруга алынган мәктәпләргә, иҗади булышлык күрсәткән район Мәдәният йортына, балалар сәнгать мәктәбенә һәм, әлбәттә инде, мәгариф бүлеге җитәкчесе һәм коллективына рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев