Бер генә җитешсезлек тә игътибардан читтә калмаячак
Мәгариф

Бер генә җитешсезлек тә игътибардан читтә калмаячак

Аксубай районында белем бирү оешмаларын яңа уку елына хәзерләү буенча смотр-бәйге тәмамлана. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислек иткән комиссия уку биналарының иминлегенә, материаль-техник база, санитар нормалар, территорияләр торышына бәя бирә. -Уку биналарының янгынга, террорчылыкка каршы торучанлыгын, санитария таләпләренә туры килүен билгеләү - җитәкчеләр өчен дә, кабул итү комиссиясе...

Аксубай районында белем бирү оешмаларын яңа уку елына хәзерләү буенча смотр-бәйге тәмамлана.



Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислек иткән комиссия уку биналарының иминлегенә, материаль-техник база, санитар нормалар, территорияләр торышына бәя бирә.


-Уку биналарының янгынга, террорчылыкка каршы торучанлыгын, санитария таләпләренә туры килүен билгеләү - җитәкчеләр өчен дә, кабул итү комиссиясе өчен дә төп бурыч булып тора, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина.


Мәгариф бүлеге белгечләреннән тыш, янгын күзәтчелеге инспекторы, санэпидстанция хезмәткәре дә кергән кабул итү комиссиясенең күз уңыннан бер генә җитешсезлек тә читтә калмый. Электр щитларында яки баскычларда тиешле билгеләр, янгын иминлеге системасы торышы, видеокамералар белән җиһазланыш, язу такталары өстендә софитларның булуы, маскит челтәрләрнең булу-булмавы, ашханәдә чи ит, тавык ите, балык эшкәртү, яшелчәләр турау өчен аерым өстәлләр һәм такталар булу, коридорда гөлләрнең куркыныч хәл килеп туган очракта хәрәкәткә тоткарлык тудырмавы һ.б.


-Смотр-бәйге 1 августка кадәр тәмамлана, - дип белдерде Әминә Вәлиуллина.


Аксубай районында 17 урта, 8 төп, 8 башлангыч мәктәп һәм 29 балалар бакчасы бар.


-Быел Яңа Ибрайда балалар бакчасы - мәктәп түбәсе астына, Иске Мокшино һәм Мюд балалар бакчалары элеккеге хастаханә бинасына күчә. Әлеге биналарны ремонтлауга 11 миллион сумнан артык акча тотылган.


Быел Савгач мәктәбенең спорт залына капиталь ремонт ясалачак. Залдан тыш биредә спорт мәйданчыгы төзү башланган. Мондый мәйданчыклар Аксубай лицее һәм 2 нче мәктәп янында да була.


Район үзәгенең 2 нче мәктәбендә бинаны тулысынча ремонтлау эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, давыл 800 квадрат метрдан артык түбәгә зыян салган иде.


Массакүләм эшләр алып барылуга карамастан, барлык белем бирү оешмалары да 1 сентябрьдә укучылар һәм нарасыйлар өчен ишекләрен ачачак.


Нет комментариев