Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем, туклану, стипендия һәм перспектива

Язгы каникуллар мәктәпнең чыгарылыш укучылары өчен мәшәкатьсез каникулларның соңгысы. Ә соңгы чирекне тәмамлау белән алар алдына укырга кая барырга дигән сорау килеп басачак. Ә һөнәр сайлау, дөрестән дә, катлаулы. Укырга керү өчен файдалы шартлар тәкъдим иткән төрле ссузлар һәм вузлар үзләренә чакырып реклама ясыйлар, әмма күп очракта аларның күбесе ялган...

Язгы каникуллар мәктәпнең чыгарылыш укучылары өчен мәшәкатьсез каникулларның соңгысы. Ә соңгы чирекне тәмамлау белән алар алдына укырга кая барырга дигән сорау килеп басачак.


Ә һөнәр сайлау, дөрестән дә, катлаулы. Укырга керү өчен файдалы шартлар тәкъдим иткән төрле ссузлар һәм вузлар үзләренә чакырып реклама ясыйлар, әмма күп очракта аларның күбесе ялган булып чыга. Йә аккредитацияләре юк, йә лицензияләренең срогы чыккан була, призывникларга вәгъдә ителгән отсрочка да «кармакка эләктерү» генә булып чыга. Белем өчен түләү дә һәр әти-әнинең дә хәленнән килмәскә мөмкин. Шулай ук тәкъдим ителгән һөнәрләр исемлеге дә бүгенге хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләрдән ерак тора. Менә шуның өчен мондый уку биналарын тәмамлаган студентларның киләчәктә эш белән тәэмин ителү гарантиясе дә юк.
Әлеге планда безнең Аксубай ПЛ-88 аерылып тора. «88 нче һөнәри лицей НПОГБОУ-башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе. Икенче төрле әйткәндә, ул аккредитация үткән һәм аның белем бирү эшчәнлеген алып баруга лицензиясе бар, шуңа аның эшчәнлеге укучылар өчен дә, абитуриентлар өчен дә чиста, ачык. Ә уку бинасының абруе турында сөйләп торасы да юк, кырык елга якын тарихы булган әлеге белем бирү учреждениесендә район дәрәҗәсендәге барлык җитәкчеләр, җитәкче белгечләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белем алган дияргә була.
Бүгенге көндә һөнәри лицей төп (гомуми) белем базасында авыл хуҗалыгы производствосы өчен тракторчы-машинистлар, уку вакыты 2,5 ел һәм тулы (урта) белем базасында авыл хуҗалыгы өчен тракторчы-машинистлар, уку вакыты 10 ай; төп (гомуми) белем базасында пешекчеләр, кондитерлар, уку вакыты 2,5 ел һәм тулы (урта) белем базасында пешекчеләр, кондитерлар, электр белән эретеп ябыштыручылар, азык-төлек товарлары сатучылары, кул белән эретеп ябыштыручылар, уку вакыты 10 ай, әзерли. Өстәвенә, барлык белгечлекләр буенча да белем бирү бюджет нигезендә алып барыла, моннан тыш белем алу срогы 10 ай булган укучыларга- 425 сум, 2,5 ел дәвамында белем алучыларга 305 сум күләмендә стипендия түләнә. Стипендия укучыларның карточкасына күчерелә. ПЛ шулай ук түләүле нигездә 3 айлык уку срогы белән бер чүмечле экскаватор машинистына, машинист-бульдозерчыга һөнәри кабат әзерлек үткәрә, 4 айлык уку срогы белән «С» һәм «В» категорияле шоферлар әзерләнә. Әйтергә кирәк, монда уку өчен түләү ДОСААФ һәм мәктәпләрдән аермалы буларак күпкә арзан. 2012-2013 уку елында лицей Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белән килешү төзеп тулы (урта) белем базасында 10 ай сроклы вакыт эчендә зооветхезмәткәрләр әзерли башлаячак. ПЛ-88 укучыларының перспективасы бар чөнки безнең район чиста авыл хуҗалыгы районы. Лицейны тәмамлаганнан соң районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре «ВАМИН-Аксу», «Актай», «Аксу-Агро», «Алтэкс», «Аксубай Продкорпорациясе», ГУП «Рацин» агрофирмаларына эшкә урнашырга була.
Лицейда бай эш тәҗрибәсе булган 24 укытучы белем бирә. Аларның һәрберсе үз эшенең остасы. Хәзерге вакытта лицейның белем бирү системасы яңа стандартлар кертүгә яраклаштырылган. Укытучылар укучыларга белем бирү сыйфатын күтәрү өчен яңа уку программаларын актив эшлиләр. Алар арасында укучыларга товар белеме нигезләре белән туклануы физиологияләрен өйрәтүче С.В.Голованова; химия биология география укытучысы Г.П.Гаврилова; пешекчеләргә кулинария, җәмәгать туклануы производствосын җиһазлау, калькуляция һәм исәп кебек махсус фәннәрдән белем бирүче А.В. Павлова бар. Аларның өчесе дә лицейда ике дистә ел хезмәт куялар, лицей җитәкчелеге сүзләренә караганда, алар укыткан фәннәрдән укучыларның белем сыйфаты 69,5 проценттан алып 71 процентка кадәр.
Быел лицейда 428 кеше белем ала. Ә 25 уку кабинеты, ике компьютер классы, ашханә, актлар залы, китапханә, спортзал, тренажер залы, автодром, тулай торак бар.
Ә лицей тормышы бәйрәмнәрдә дә, эш көннәрендә дә кызыклы һәм эчтәлекле үтә.
ПЛ-88 дә уку кабинетлары кирәкле барлык җиһазлар белән җиһазланган. Пешекчеләр, кондитерлар теорияне өйрәнеп, аны гамәлдә ныгыталар-лабораторияләр плитәләр һәм электр духовкалары белән җиһазландырылган. Өстәвенә, практик занятиеләр өчен кирәкле барлык әйберләр дә ашханә аша бушлай бүлеп бирелә.
Шоферлар өчен күптән түгел 130 мең сумга тренажер сатып алынган, уку кабинетлары даими ремонтлана, тулай торакка капиталь ремонт ясау көтелә. Әйтергә кирәк, ПЛ-88 тулай торагы 120 урынга исәпләнгән, ә анда бары тик 50 укучы гына яши. Өстәвенә бушлай. Кызлар-егетләр аерым урнашкан. Бүлмәдә икешәр-дүртәр кеше яши. Монда мөстәкыйль әзерләнү өчен дә, «Оста куллар» түгәрәгендә шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә тегү машиналары урнаштырылган бүлмәләр бар. Тулай торактагы тәртип торышын ике тәрбияче күзәтә. Моннан тыш, монда һәр көнне лицей укытучылары кизү тора.
Лицей җитәкчелеге сүзләренә караганда, быел тулай торакта яшәү шартлары үзгәрәчәк-капиталь ремонт ясап, һәр катта душ керү кабиналары урнаштыру планлаштырыла.
Ә менә лицей ашханәсе үзгәртеп корылган-капиталь ремонт ясалган, яңа өстәл-урындыклар сатып алынган, бөтен җирдә чисталык, уңайлык хөкем сөрә, яңа пешкән ипи, камыр ризыкларының хуш исе борынны кытыклый. Монда укучыларны тукландыруга аерым игътибар бирелә-экологик яктан чиста булган продуктлар гына кулланыла, чөнки яшелчәне укучылар үзләре үстерәләр, өстәлдәге ит тә-өйрәнү хуҗалыгы фермасыннан. Менә шуның өчен укучылар сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар юк. Физкультура, төрле түгәрәкләр һәм секцияләрдә шөгыльләнү дә моңа этәргеч була, спорт залында сәламәт кеше тәрбияләү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Мондый кайгырту булганда-спорт залы бушап тормый, ә спорттагы уңышлар күз алдында. Һөнәри лицей укучылары ике ел рәттән барлык спорт төрләре буенча да республиканың 73 һөнәри училищесы арасында иң көчле команда дип танылды һәм Анапага юллама алды, һөнәри -техник училищелар арасында россия ярышларында да катнашты. Ә 2011 елда Россия федерациясендә алтынчы булды.
Тренажер залы да буш тормый, монда 6 тренажер урын алган. Үзен формада тотарга теләгән һәр укучы биредә шөгыльләнә ала.
Дәресләрдән буш вакытта укучылар өчен «Волейбол буенча секция», «Оста куллар»-малайлар һәм кызлар өчен аерым, «Яшь мәгълүмати», «Өстәл теннисы», «Яшь рәссамчы», «КВН» түгәрәкләре оештырылган. Районда бердәнбер булган лицейның «88 квартал» зирәкләр һәм тапкырлар командасын республикада да яхшы беләләр.
Бер сүз белән әйткәндә ПЛ-88 дә укучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Чыгарылыш укучыларына да, әти-әниләргә дә уйланырлык нәрсә бар-чөнки киләчәк һөнәрне белеп сайлауга бәйле. Әлбәттә инде, безнең һәрберебез баланы югары уку йортына урнаштырып, аның киләчәген бәхетле итәргә тырыша. Әмма статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, югары белем алу гына иминлек һәм тотрыклылык нигезе була алмый.
Ә бит үзең туып үскән райондагы ПЛ-88 дә матди чыгымнарсыз белем алырга мөмкин. Ә башлангыч белем булганда теләсә кайсы югары уку йортына да кереп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «88 нче һөнәри лицей НПО ГБОУ Аксубай ПЛ88