Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ нәтиҗәләре турында

Журналистлар белән үткәрелгән чираттагы видеобрифингта ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, якынча мәгълүматларга караганда, Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теленнән БДИ нәтиҗәләре Россиянең башка күп кенә төбәк нәтиҗәләреннән югарырак, дип белдерде. Хәер, рус теленнән 2016 ел белән чагыштырганда уртача балл 0,43 баллга кимрәк. Аксубай районында да тискәре динамика күзәтелә....

Журналистлар белән үткәрелгән чираттагы видеобрифингта ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, якынча мәгълүматларга караганда, Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теленнән БДИ нәтиҗәләре Россиянең башка күп кенә төбәк нәтиҗәләреннән югарырак, дип белдерде.

Хәер, рус теленнән 2016 ел белән чагыштырганда уртача балл 0,43 баллга кимрәк. Аксубай районында да тискәре динамика күзәтелә. 2016 елда чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИны 70,5 баллга тапшырган булсалар, 2017 елда - 69,19 баллга. Шулай ук математикадан (профильле дәрәҗә, 2016 елда 47,95 балл булса, 2017 елда - 47,61), биологиядән (2016 елда - 58,9, 2017 елда - 58,53 балл), географиядән (2016 елда - 72, 2017 елда - 61,8 балл), инглиз теленнән дә (2016 елда - 76, 2017 елда - 65 балл) быел БДИ нәтиҗәләре күпкә түбән. Тулаем, Татарстан буенча география һәм немец теленнән нәтиҗәләр түбәнәйгән.

Үткән ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда алты фән буенча БДИ нәтиҗәләренең уңай динамикасы күзәтелә. Математиканы (база дәрәҗәсе) аксубайлылар уртача 4,47 баллга тапшырдылар, үткән елда - 4,27 балл булган. Шулай ук физикадан (2016 елда - 52,3, 2017 елда - 53,61), җәмгыять белеменнән (2016 елда - 56,5 балл, 2017 елда - 58,7 балл), химиядән (2016 елда - 54,9 балл, 2017 елда - 60,69), тарихтан (2016 елда - 55 балл, 2017 елда - 60, 25) һәм информатикадан (2016 елда - 50,33 балл, 2017 елда - 60,69) БДИ нәтиҗәләренең үсеше күзәтелә.

44 чыгарылыш укучысы 80 һәм аннан да артык балл туплаган, бу 8,29 процентны тәшкил итә. Иске Тимошкино урта мәктәбе укучысы Яна Муллина рус теленнән 100 балл җыйган. 4-11 сыйныфлар арасында уздырылган республика олимпиадасының соңгы этабында В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе призлы урыннар исәбе буенча Татарстан Республикасының иң яхшы белем бирү учреждениеләре арасына керде.

Республика олимпиадасының соңгы этабында һәм Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында Аксубай районын 40 укучы тәкъдим итте. Аларның 10ысы җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Болар Савгач, Иске Үзи, Иске Мокшино һәм Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары.

Быел авыл районнары арасында уздырылган "Олимпка юл" республика олимпиадасы беренче тапкыр уздырылды. Иске Үзи мәктәбендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучысы Данил Буслаев җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев