Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларга сугыш турында укыдылар

Районның авыл китапханәләре Җиңү көне уңаеннан уздырылган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара акциягә беренче тапкыр кушылдылар. Китапханәчеләр "Сугыш турындагы истәлекләр йөрәкләрдә һәм китапларда" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсен оештырдылар. Акция кысаларында китапханәләрдә китап укулар оештырылды, балаларга сугыш турында бәян иттеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның биографияләре белән таныштырдылар. "Минемчә, балалар күңелендә...

Районның авыл китапханәләре Җиңү көне уңаеннан уздырылган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара акциягә беренче тапкыр кушылдылар.

Китапханәчеләр "Сугыш турындагы истәлекләр йөрәкләрдә һәм китапларда" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсен оештырдылар. Акция кысаларында китапханәләрдә китап укулар оештырылды, балаларга сугыш турында бәян иттеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның биографияләре белән таныштырдылар. "Минемчә, балалар күңелендә бу чара озакка истә калачак, - ди Беловка авылы китапханәчесе Евгения Кожеманова. - Без барыбыз да бер максат белән бәйләнгән: дәһшәтле сугыш турындагы истәлекләрне онытмаска һәм сугышның башка беркайчан да кабатланмавы өчен барысын да эшләргә".

Урмандеево авылы китапханәсендә "Мин хәтер күзенә карыйм" дим аталган рәсемнәр һәм открыткалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Сөнчәледә балалар теләп башкарган "Җиңү көне" җырына видеокомпозиция очрашуга йомгак ясады.

Яңа Тимошкинода акция "Сугышчылар ял итә" сәхнәләштерелгән әсәр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев