Балалар бакчасына кем бара
Мәгариф

Балалар бакчасына кем бара

1 июньнән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төркемнәрен 2017-2018 уку елына туплау башланды. Учреждениеләрне туплау "Электрон балалар бакчасы" мәгълүматлар системасы аша автомат рәвештә башкарыла. Беренче чиратта мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениләренә 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар урнаштырыла. Хәзерге вакытта инде 143 юллама бирелгән. Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларына гаризаларны Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре...

1 июньнән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төркемнәрен 2017-2018 уку елына туплау башланды.

Учреждениеләрне туплау "Электрон балалар бакчасы" мәгълүматлар системасы аша автомат рәвештә башкарыла. Беренче чиратта мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениләренә 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар урнаштырыла. Хәзерге вакытта инде 143 юллама бирелгән. Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларына гаризаларны Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталына кереп ата-аналар (яки канунлы вәкилләр) тапшыра. Шуннан соң документларның төп нөсхәсен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү методисты Гөлсирә Хәйруллинага тәкъдим итәргә кирәк.


Нет комментариев