Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл мәктәбендә бәйрәм

Кешеләр Яңа елны юкка гына шулай сагынып, яратып, шатланып көтеп алмыйлардыр шул, чөнки Яңа ел бәйрәмендә алган тәэсирләр ел буена җитәрлек була бит ул. Яңа Кармәт авылы төп мәктәбендә Яңа ел тамашасы бик күңелле үтте. Биредәге тамашага карасаң-күзләр камаша, мәктәп каршындагы кар-боздан ясалган сурәтләр һәр кешене үзенә ымсындырып тора. Ике...

Кешеләр Яңа елны юкка гына шулай сагынып, яратып, шатланып көтеп алмыйлардыр шул, чөнки Яңа ел бәйрәмендә алган тәэсирләр ел буена җитәрлек була бит ул.


Яңа Кармәт авылы төп мәктәбендә Яңа ел тамашасы бик күңелле үтте. Биредәге тамашага карасаң-күзләр камаша, мәктәп каршындагы кар-боздан ясалган сурәтләр һәр кешене үзенә ымсындырып тора. Ике метрлы Кыш бабай белән Кар кызы, җиргә сузылып яткан әкият герое дисеңме-барысы да төрле буялар белән бизәләп, бик килештереп эшләнгән. Якты зал балалар, ата-аналар белән тулган, сәхнәдәге чыршыдан аллы-гөлле нурлар сибелә. Чыршы янында матур итеп төрле урман җәнлекләре булып киенгән малайлар һәм ак күбәләктәй кар-кызлары бөтерелә. Бактың исә Яңа ел бәйрәменә шәһәр «артистлары» да килгәннәр икән. Шулар арасында: Максим Галкин, Алла Пугачева, Верка Сердючка, «Айфара» группасы, җырчы Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, «Фабрика» кызлары. Тамашачылар әнә шул артистлар булып уйнаган укытучылар, укучыларны зур кызыксыну белән күзәттеләр. Бигрәк тә Фәнис Низамов, Альбина Шакирова, Мансур Сыраев, Руслан Сабитов, Адилә Нурхәмитова, Ландыш Гатина, Алмаз Нәсыйбуллин, Илшат Садыйков һәм 4 нче сыйныф кызларының биюләрен тамашачылар зур алкышлар белән каршыладылар.
6 - 9 нчы сыйныф укучылары башкарган скетчлар, җыр-биюләрнең һәрберсе тамашачылар күңеленә хул килде.
Килүчеләр бигрәк тә Фәнис Низамовның җырларын, мәзәкләрен, пантомималарын яратып кабул иттеләр. Дума егете үзе Яңа Кармәттә укытса да, Яңа ел кичендә үзенең моңлы көйләре белән думалыларны да куандырырга өлгерде. Тамашачылар бу бәйрәмнән зур тәэсирләр алып, шатланып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев