Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ата-аналар өчен БДИ

Ата-аналар паспорт һәм гельле ручкалар белән металлодетектор аша уздылар. Аларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын каршылаган кебек, оештыручылар каршы алды һәм кабинетларга озатты. Оештыручы ата-аналарны урыннарга утыртканнан соң, бланкларны дөрес тутыру, имтихан вакытында нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә ярамаганлыгы хакында аңлатты. Кабинетта күзәтүче дә бар иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ата-анадар "БДИ"...

Ата-аналар паспорт һәм гельле ручкалар белән металлодетектор аша уздылар. Аларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын каршылаган кебек, оештыручылар каршы алды һәм кабинетларга озатты.
Оештыручы ата-аналарны урыннарга утыртканнан соң, бланкларны дөрес тутыру, имтихан вакытында нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә ярамаганлыгы хакында аңлатты. Кабинетта күзәтүче дә бар иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ата-анадар "БДИ" тапшыруга җитди якын килгәннәр. Ул кыскартылган - 30 минутлык кына булуга карамастан. Алар инструкторны игътибар белән тыңладылар һәм бөтен биремнәрне тыныч калып чиштеләр. Әлбәттә инде, бирелгән вакыт бөтенесенә дә җитмәде. Нигездә, икенче өлеш биремнәрен чишү өчен.
- Безнең вакыттагы имтиханнар белән чагыштырганда, моны тапшыру җиңелрәк, - дип тәэсирләре белән бүлеште акциядә катнашучы Рәмис Сәфиуллин. - Җаваплар вариантлары бар. Биремнәрне генә игътибар белән укырга кирәк. Чөнки кайберләрендә берничә җавап варианты, шулар арасыннан дөрес булмаганнарын сайларга кирәк. Биремнәр чишәрлек.
- БДИда ата-аналар өчен биремнәр, әлбәттә инде, җиңелрәк иде. Әмма, әгәр бала мәктәптә тырышып укыган булса, чын БДИ биремнәрен җиңел чишә алачак, - дип белдерде мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова. - Укучылар бланкларны тутырырга алдан ук өйрәнәләр. Һәм ата-аналарның балаларын БДИ тапшыруга психологик яктан әзерләп куюлары мөһим.
Аннан тыш, ул ата-аналарга имтиханнар тапшырырга килгән баланың киемнәренә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты. Ул классик стильдә һәм уңайлы булырга тиеш. Металл каеш каптырмаларын, бизәнү әйберләрен кияргә кирәкми. Үзләре белән үтә күренмәле шешәдә этикеткасыз су алырга ярый.
Татьяна Валентиновна катнашучылардан ата-аналар җыелышларында БДИ тапшыру тәҗрибәсе белән бүлешүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев