Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Активистлар өчен чыршы бәйрәме

Яңа ел бәйрәме якынлашу белән Аксубай балалары район башлыгы чыршысын түземсезләнеп көтә башлыйлар. Чөнки һәр елны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов балаларны якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котларга һәм тәмледән-тәмле бүләкләр тапшырырга ашыга. Шулай итеп район Мәдәният йортында 250 бала - "5"ле билгеләренә генә укучылар һәм...

Яңа ел бәйрәме якынлашу белән Аксубай балалары район башлыгы чыршысын түземсезләнеп көтә башлыйлар.
Чөнки һәр елны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов балаларны якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котларга һәм тәмледән-тәмле бүләкләр тапшырырга ашыга.
Шулай итеп район Мәдәният йортында 250 бала - "5"ле билгеләренә генә укучылар һәм иҗтимаги, мәдәни һәм спорт тормышы активистлары өчен бәйрәм узды.
Балалар сәнгать мәктәбенең "Фантазия" хореография ансамбле катнашында район Мәдәният йорты коллективы оештырган театральләштерелгән кызыклы әкияти тамаша барысына да таныш Яңа ел җырлары һәм ялкынлы биюләр белән тулы иде. Балалар кар бабайлар Косичкин һәм Морковкинга Злюка, Леший һәм каргалар урлаган балаларның Кыш бабайга юлланган хатларын эзләргә булыштылар. Юлда кар бабайлар һәм Жучка явыз геройлар әзерләгән барлык авырлыкларны да җиңеп чыктылар. Һәм игелекле баһадирлар ярдәмендә үз миссияләрен үти алдылар.
Балаларның һәм аларны озата килгән олыларның шатлык-сөенечләре белән тулган тамаша чын-чынлап тылсымлы һәм әкияти булды.
- Яңа елга аяк басканда аның барыбыз өчен дә яңа планнарны тормышка ашыру вакыты булуын телим! Яңа ел бәйрәмнәре, бүгенге бәйрәм - шатлыклы, онытылмас тәэсирләр, ә Яңа ел уңышлар алып килсен. Сезгә исәнлек һәм бәхет телим, - дип котлады җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов.
Котлауларга бәйрәмгә килгән иганәчеләр дә кушылды.
Чирмешән АТП акционеры Рамил Айбатов балаларны бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф теләде. Ул җитәкләгән предприятие пассажирлар һәм йөк ташу белән шөгыльләнә һәм Чирмешән, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында һәм менә өченче ел инде Аксубай районында мәктәп маршрутларын гамәлгә ашыра. Рамил Тәлгат улы балаларга яңа ел күчтәнәчләре сатып алуда матди ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев