Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубайда тоталь диктант язалар

Акция 14 апрельдә үтә. Аны бөтен ил буенча меңләгән торак пункт кабул итә. Тоталь диктантның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта мәйданчыкларда теркәлү бара. Оештыручылар белдергәнчә, диктантта катнашу сезгә табыш та, дан да алып килми, "без перәннек һәм мактау грамоталары өләшмибез, ләкин барлык катнашучыларны да без чын геройлар дип саныйбыз",...

Акция 14 апрельдә үтә.

Аны бөтен ил буенча меңләгән торак пункт кабул итә. Тоталь диктантның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта мәйданчыкларда теркәлү бара.
Оештыручылар белдергәнчә, диктантта катнашу сезгә табыш та, дан да алып килми, "без перәннек һәм мактау грамоталары өләшмибез, ләкин барлык катнашучыларны да без чын геройлар дип саныйбыз", диләр алар. Диктантта катнашу - ул беренче чиратта үз-үзеңне сынау, көрәш. Безнең бәяләмә - ул мактау да яманлау да түгел, ә нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген ачыклау. Район Советы каршындагы Яшьләр парламенты, РДШ активистлары, Җиңү волонтерлары акциядә катнашу теләкләрен белдерделәр. Тоталь диктант 14 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Аксубайның 3 нче мәктәбендә үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев