Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай укучылары республика олимпиадаларында бер генә тапкыр җиңү яуламадылар

«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган телдә (рус телле булмаган) белем биргән мәктәптә укыган укучыларның рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды.

Аксубай районында күп милләтле халык дус яши. Туган телдә (рус телле булмаган) белм биргән мәктәпләр дә бар. Укучыларның туган телләрен яхшы белүләре өстенә, башка телләр буенча да төрле олимпиадаларда уңышларга ирешүләре куанычлы.

Чуаш Енорускиносы төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Есения Енизеркина  рус теле кагыйдәләрен дә “бишле”гә белүен раслады. Аның укытучысы  – Нина Муртазина укучысы белән горурлана ала. Чөнки Есения мәктәп укучыларының рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының төгәлләү этабы  призеры булды. Ул дипломом белән бүләкләнде, ә Нина Александровна призерны әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән минмстрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

 

Фото: Чуаш Енорускиносы мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев