Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай мәктәбендә – Казан вузлары

"Һөнәрләрнең бөтенесе дә яхшы, ләкин күңелеңә хуш килгәнен сайлап ал" - совет чорындагы әлеге шигарь бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Хәзерге заман тормышында теге яки бу һөнәр һәм аны ничек үзләштерү турындагы мәгълүматларга ия булу тагын да мөһимрәк. - Районда һөнәри яраклашу буенча махсус программа кабул ителгән. - дип сөйли...

"Һөнәрләрнең бөтенесе дә яхшы, ләкин күңелеңә хуш килгәнен сайлап ал" - совет чорындагы әлеге шигарь бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.
Хәзерге заман тормышында теге яки бу һөнәр һәм аны ничек үзләштерү турындагы мәгълүматларга ия булу тагын да мөһимрәк.
- Районда һөнәри яраклашу буенча махсус программа кабул ителгән. - дип сөйли мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Бу программа кысаларында без укучыларны укырга кабул итү, уку шартлары белән таныштыру өчен республиканың уку биналары вәкилләрен үзебезгә чакырабыз.
Аксубайның 3нче гомумбелем бирү мәктәбе базасында чираттагы тапкыр шундый һөнәри ярминкә узды. Бирегә районнан барлык өлкән сыйныф укучылары җыелды. Казанның алты алдынгы югары уку йортыннан вәкилләр Аксубай чыгарылыш укучылары белән очрашуга килделәр. Белгечлекләр: архитектура, төзелеш, автоматлаштыру, җиһазлар төзелеше, авиация, җир транспорты һ.б.
Уку биналары вәкилләре укырга керү, яшәү шартлары, әлеге вузларны тәмамлаганнан соң халык хуҗалыгының кайсы өлкәләрендә эшләп булу хакында сөйләделәр. Алар үзләренең чыгышларын уку биналары турындагы фотографияләр, видеотасмалар белән тулыландырдылар. Һәр чыгыштан соң залдан сораулар яңгырады.
- Нинди институтка керәсегезне хәл иттегезме? - дигән сорауны бирдек без бер төркем кызларга.
- Мин архитектор булырга телим, әмма үземнең мөмкинлекләремә шикләнәм. Ышанычны арттырыр өчен берничә фәнне ныклап үзләштерергә кирәк, - дип белдерде кызларның берсе. - Гомумән, без бүген бик күп мәгълүмат алдык, уйларга вакыт бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев