Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай районында мәгариф системасының иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Укытучы һәм остаз елы кысаларында район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән район педагогларын хөрмәтләү булды.

Мәгариф бүлегенең зур иҗади отчеты буларак узган бәйрәмгә, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев билгеләп үткәнчә, үз хезмәтләре белән районны һәм республиканы данлаган ветеран-педагоглар чакырылган иде.

Башкарма комитет җитәкчесе күп кенә педагогларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Укытучылар төркеме ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталарына лаек булды.

Бүләкләү тантанасы балалар сәнгать мәктәбенең «Фантазия» һәм «Восторг» вокаль һәм хореография коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Бәйрәмдә катнашучылар «Кояшкай», «Буратино», Иске Тимошкино, Савгач һәм Кәкре Күл урта мәктәпләре коллективлары чыгышларын, шулай ук район үзәгендәге өч урта мәктәп укучыларының сәнгать номерларын җылы кабул иттеләр.

Бәйрәм азагында ветеран-педагогларга мәктәп укучылары әзерләгән сувенирлар тапшырылды. Аларны сәхнәгә тантаналы мизгелне истәлеккә төшерү өчен чакырдылар.

– Мөгаллим җир йөзендә мәңгелек, – дигән сүзләр бәйрәмнең лейтмотивы булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев