Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Мәгариф

100 балл: хезмәт һәм талант нәтиҗәсе

Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаган Александра Хангельдыева әдәбият буенча Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.

Бу – райондагы иң яхшы нәтиҗә. Александраның имтиханнан максималь 100 балл алуы – зур тырышлык һәм хезмәт, тирән белем һәм сүзгә булган чын мәхәббәт нәтиҗәсе. Рус теле буенча укучы 86 балл җыйган – бу бик яхшы күрсәткеч, югары грамотлылыкны һәм ныклы филологик нигезне күрсәтә.

Әлеге интеллектуаль казаныш артында тәҗрибәле һәм иҗади педагог Елена Воронина белән гаять зур уртак эш тора. Ул укучыга туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмыйча, укучыны куелган максатларга ышаныч белән алып барган, даими рәвештә һөнәри осталыгы белән уртаклашкан һәм уңышка ышанычын ныгыткан. Фикерле методика, системалы әзерлек һәм шәхси якын килү аркасында, педагог бу нәтиҗәнең төп остазы һәм илһамчысы булды.

Без Александрадан аның нәрсә белән шөгыльләнергә яратканын, максатларга ирешүдә аңа нәрсә көч бирүен сөйләвен сорадык.

– Кечкенәдән үк мин иҗатка тартыла торган бала булдым, әти-әнием минем һәр шөгылемне хупладылар, биюдән башлап, бәйләүгә кадәр, – дип уртаклашты чыгарылыш укучысы. – Ә хәзер мин график планшетта рәсем ясарга һәм классик әдәбият укырга яратам. Мондый нәтиҗәгә мин күбрәк якыннарымның һәм яраткан укытучым – Елена Витальевнаның ярдәме һәм ышанычы аркасында ирештем. Аның югары һөнәри осталыгы, эшенә тугрылыгы, илһамландыра белүе миңа бик булышты.

– Һөнәр сайлау инде хәл ителгәндер. Сине нинди эшчәнлек өлкәсе җәлеп итә?

– Хәзер мин документларны тапшырачак югары уку йортлары исемлеген төзергә ниятлим. Шулай ук мин журналистика факультетына керү имтиханнарына әзерләнәм, шуңа күрә кирәкле мәгълүматны өйрәнәм. Журналистика өлкәсендә эшләргә телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев