Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Яшьлеге сугышта сыналып уза

Иске Чуаш Адәмсуы авылында туып-үскән Виталий Павлович Лукьянов Ватаны өчен батырларча көрәшә.

Виталий Лукьянов сугышка 1943 елда Биләр хәрби комиссариаты аша алына. Үзенең сугышчан юлын ефрейтор званиесендә башлый. Ефрейтор Лукьянов сугышның беренче көннәреннән үк 1408 нче зенит артполкының 2 нче батареясе составында дошманга каршы көрәштә үзен кыю көрәшче буларак таныта. Ул Баш командование Резервының 37 нче зенит артиллерия дивизиясе составында сугыша. Львов шәһәрен азат итү өчен барган бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен хәрби берләшмәгә «Львовский» дигән мактаулы исем бирелә.

1944 елның мартында сугышчан казанышлары, батырлык һәм үҗәтлек күрсәткәне өчен Виталий Павловичны аның өчен беренче булган «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.

1944 елның 22 июлендә Золочев шәһәрендә дошман контратакасына каршы көрәштә яшь егет кабаттан кыюлык һәм батырлык күрсәтә. Батарея командиры командасы буенча немец автоматчыларына каршы ачык ут ача. Немецлар түзмиләр һәм әсирлеккә бирелә башлыйлар.

Әлеге һөҗүм вакытында 200дән артык немец солдаты һәм офицеры әсирлеккә алына. Ефрейтор Лукьянов 1944 елның 24 августында хөкүмәт бүләге – Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Соңрак Виталий Лукьяновны «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләклиләр.

 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев