Якташыбыз немец командованиесенең капитуляциясен тәэмин иткән
Григорий Овчинников сугышка кадәр Аксубай районының Кәкре Күл авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый.
В.П. Чкаловның Төньяк полюс аша Америкага очуы, Халхин-Гол һәм Хасан күлендәге вакыйгалар шул чорның мөһим вакыйгалары була.
Аксубайлылар Бөек Ватан сугышы башлануы турындагы хәбәрне район Сабан туенда ишетәләр. В.М. Молотовның репродуктордан яңгыраган сүзләрен барысы да тын да алмыйча тыңлый... Ул, фашистлар Германиясенең иртәнге сәгать 4тә, сугыш игълан итмичә, Балтыйк диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр бөтен чик буенча илебезгә һөҗүм итүе турында хәбәр итә. Григорий Овчинников 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1944 елның июненә кадәр Мәскәү янында Алабинода кече команда составы мәктәбендә хәрби хәзерлек уза. 1 нче Балтыйк буе фронтының 35 нче аерым батальоны составында гамәлдәге армиядә сугыша.
1944 елның 22 июнендә Полоцк шәһәрен азат иткәндә сугыш чирканчыгы ала. «Ба гратион» кодлы операциясен уңышлы тәмамлау барышында Белоруссия территориясе азат ителә, ә Көнчыгыш Пруссия, Литва һәм Латвиянең төньягында немец гаскәрләре тулы чолганышта кала.
– Минем барлык сугышчан иптәшләрем дә үз гамәлләре белән Җиңү көнен якынайтырга тырышты, – дип искә алып сөйләгән ветеран. – Танк десантында катнашып, фашистларның Поне жистан хәрәкәтен кисү бурычын үтәгән өчен мин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләндем. Бу операция барышында безнең десант Псков-Мажейкяй-Либава автомагистралендә сугыш кирәк-яраклары белән ике автомашинаны, 2 артиллерия орудиесен утка тотып юк итте.
Сугыш якташыбыз һәм аның сугышчан иптәшләре өчен 1945 елның 8 маенда иртәнге сәгать 6да тәмамлана. Полковник Ульченко немецларның капитуляцияләнүен хәбәр итә, һәм аларга ике танк полкы составында Либавада немец гаскәрләренең капитуляциясен, корал складларын кабул итү, портка керү каналын миналардан чистарту бурычы куелуы турында белдерә.
1945 елның 9 май иртәсендә барысы да немец баш командованиесенең берсүзсез капитуляция турында актка кул куюы турында беләләр. Мондый вакыйга хөрмәтенә барлык төр кораллардан 40 минутлык салют бирелә.
Григорий Овчинников 1950 елның 31 маенда демобилизацияләнә.
Бер атнадан ук Госстрах инспекциясендә эшли башлый, анда ул лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя.
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев