Ул сугыштан кайтмый
Атлашкино авылы кешесе Мурза Мулендеевич Мулеев 1942 елның гыйнварында хәбәрсез югала.
Мурза Мулендеевич Мулеев 1908 елда Аксубай районының Атлашкино авылында туа. Гаилә җитеш тормышта яши, әтисе авылда кибет тота.
Мурза Мулендеевич иртә гаилә кора. Никахта өч бала дөньяга килә. Кызганычка каршы, ике малае кечерәк чакта ук вафат була. Бары кызы Евдокия генә исән кала.
Сугыш башланганда, 33 яшьлек Мурза Мулеев фронтка алына, хатыны һәм 11 яшьлек кызы кала. Гаилә башлыгыннан башка аларга бик кыенга туры килә. Ә биш елдан хатыны Ольга да гүр иясе була. Евдокия ятим кала: әтисе сугышта югала, әнисе аппендициттан үлә. Евдокия 17 яше тулгач Урмандеево егете Владимир Егорович Кирилловка кияүгә чыга. Ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Кызлары Зина һәм Вера әниләре Евдокиянең үз әтисе турында аз телгә алуы турында сөйлиләр. Шулай да ул әтисенең кайтырын көтеп яши.
–Мурза бабай, әни сөйләгәнчә, Волхов фронтында Власовның 2 нче удар армиясе составында көрәшкән. Бүген, аның командасы астында көрәшкән сугышчыларны сатлык җаннар дип атыйлар, – дип бүлешәләр Зина һәм Вера.
Немецлар рус солдатларын чолгап алгач, күпләр әсирлеккә төшмәскә, котылып калырга омтылалар. Бергә сугышкан иптәшләре сүзләренә караганда, Мурза Мулендеевич мондый сугышта авыр яралана. Ул өенә исән-сау кайтырга тели. Кызганычка каршы, насыйп булмый.
Иптәшләре, Мурза Мулеевның Ватаны өчен батырларча көрәшүе турында сөйлиләр. Әсирлеккә төшкәч, авыр яраланган килеш, гаиләсенә һәлак булуы турында хәбәр итүләрен үтенә. Евдокия балаларына Мурзаның иптәшләренә әйткән: «Өйгә кайтсагыз, гаиләмә минем һәлак булуым турында хәбәр итегез”, – дигән соңгы сүзләрен җиткерә.
Кызы Евдокия озын гомер кичерә. Ул 2003 елның октябрендә якты дөньядан китә. Кызганычка каршы, ул да, аның балалары – Мурзаның оныклары да әлегә аның сугышчан тарихы турында төгәл мәгълүматларны белмиләр. Мурза Мулендеевич чыннан да яралардан вафат булганмы, әллә исән калганмы. Икенче удар армия сугышкан урыннарда эзтабарлар эшләгән елларда Мурзаның исемле әйберләре табылмаган.
Фото: Кирилловларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев