Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Ул сугышлар белән бөтен Европаны уза

Михаил Крайнов 1910 елда туган. Тугыз яшендә ятим кала.

1930 елда 20 яшьлек егет, беренчеләрдән булып Киров исемендәге колхозга керә. Ул чакта данлыклы «Аксубай» совхозы шулай аталган. Яхшы киләчәккә ышанып, намуслы хезмәт куя.

Сугыш алдыннан колхозда инструктор-ревизор булып эшли. 1941 елның октябрендә сугышка алына. 1942 елның маена кадәр Ульяндагы 1078 нче эшчеләр батальоны отрядында взвод командиры булып хезмәт итә.

1942 елның июлендә, бер ай әзерләнгәннән соң, Көнбатыш фронтының 60 нчы гвардия артполкына разведчик буларак җибәрелә. 1942 елның декабреннән якташыбыз 1077 нче полкның 236 нчы укчылар дивизиясендә сугыша.

Бүлекчә командиры була. 1943 елның февралендә авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Дәваланып сафка баса, Можайскийда 202 нче укчылар полкында дошманга каршы сугыша. 1944 елның апрелендә Михаил Крайнов янә яралана. Бу юлы снаряд кыйпылчыгы аның аягын яралый.

Савыкканнан соң сугышчы Украина фронтының 420 нче минометчылар полкына җибәрелә, анда сугыш ахырына кадәр хезмәт итә.  Украина фронты белән Польша, Судет өлкәсе, Германияне үтә һәм сугышны Чехословакиядә тәмамлый, анда ул 1945 елның 9 маенда көтеп алынган Җиңү турында белә...

«Батырлык өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

 

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев