Сугыш герое колхоз бакчасына нигез сала
Иске Ильдеряк авыл җирлеге территориясендә авыл халкы «адаев» бакчасы дип йөртелә торган урын бар.
Бу – истәлекле урын, әмма хәзерге вакытта бу территориядә бушлык кына, ә ярты гасыр элек биредә затлы бакча булган. Аңа Иске Ильдеряк авылы кешесе Алексей Адаев нигез салган булган.
Бөек Ватан сугышы башланганчы ул хатыны белән Ярославль шәһәрендә яши, моторлар төзү заводында эшли. Алар икесе дә җитештерү алдынгылары, стахановчылар булганнар. Сугыш алдыннан гаилә үзенең кече ватаны – Иске Ильдеряк авылына әйләнеп кайта.
Гаилә башлыгы Алексей Федорович Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Ул ат разведкасында сугыша. Үлем аны бер генә тапкыр сагаламый, әмма солдат кыюлык һәм чыдамлык күрсәтеп, дошманга каршы көрәшүен дәвам итә.
Сугышчан казанышлары өчен Алексей Адаев Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Хатыны бөтен көчен куеп колхозда эшли, балалар үстерә. 1945 елда Алексей Адаев җиңү белән кайта.
Сугыштан соң колхоз рәисе, авыл советы рәисе, комплекслы бригада бригадиры, дуңгызчылык фермасы мөдире булып эшли. Лаеклы ялга чыгар алдыннан ул бакчачы, яшелчәче булып эшләгән.
Алексей Адаев ел саен питомникларга барып, колхоз бакчасы өчен дә, халык өчен дә үсентеләр алып кайткан. Яшелчәчелектә югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куйган.
Алексей Адаев Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзегәндә төзелеш бригадасы эшен җитәкли. Бу монумент бүгенге көндә дә авыл халкына хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Алексей Адаев Мактаулы колхозчы дип танылган. Тормыш иптәше Александра Прокопьевна белән 48 ел бергә иңгә-иң куеп гомер иткәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр.
Фото: гаилә альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев