Сөнчәле авыл җирлеге хисап концертында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына дан җырланды.
Сөнчәле авыл мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачылар һәм кунакларның үз якташларының иҗатына битараф булмаулары гаҗәпкә калдыра. Бу җирле тамашачының мәдәният йортына теләп йөрүе турында сөйли.
Тантаналы шартларда Аксубай районы Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Галиев Николай Григорьевич Удяковка һәм Зинаида Андреевна Крайновага «Җиңүнең 75 еллыгына» медальләре һәм «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгеләрен тапшырды.
Сугыш темасына кагылган театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Спектакльнең эчтәлеге һәм драмасы һәр тамашачының күңеленә хуш килде.
Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы сугыш кырында гына түгел, тылда да бөек батырлык кылган. Сөнчәле авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, режиссерлык ниятен тормышка ашырып, сугыш вакытында ничек яшәүләре турында сөйләделәр. Ул чакта тормыш хәрби кайгыртулар белән генә түгел, ә тыныч тормыш турында хыяллар белән дә тулы булган.
Сөнчәлеләр театральләштерелгән тамаша аша ир-атларсыз калган хатын-кызларның һәм балаларның басу-кырларда ничек хезмәт куюларын, фронтка киткән ирләре өчен борчылуларын күрсәтергә тырыштылар. Алар: «Барысы да фронт өчен – барысы да җиңү өчен!» шигаре астында эшләгәннәр. Аларның җилкәләренә әйтеп бетергесез авырлыклар төшкән. Сугышчылар белән бергә алар җиңүне якынайтканнар, Ватан сакчыларын ашатканнар, киендергәннәр. Аларның һәркайсы тиздән сугыш тәмамланыр дип өметләнеп көткән.
– Сәхнәдә без сугыш вакытында хатын-кызлар һәм сугыш чоры балалары өлешенә төшкән авырлыкларны күрсәтергә тырыштык. Бөтен авырлык алар җилкәсенә төшкән, алар фронт өчен соңгысын биреп, басуларда үзләрен аямыйча хезмәт куйганнар, – дип билгеләп үтте Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова.
Күренеш чуаш җырлары, биюләре, монологлары белән үрелеп барды. Чыгышлар тамашачыларны 75 ел элек булган вакыйгаларны күз алдына китерергә мәҗбүр итте.
Сөнчәле авыл җирлегеннән форонтка 308 кеше киткән, шуларның 114енә генә өйләренә исән-сау әйләнеп кайту насыйп булган. Сөнчәле авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылның күп кенә кешеләре сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре турында материаллар җыю буенча зур тикшеренү эшләре алып барганнар. Бүгенге көндә алар җирлек территориясендә бик аз калган.
– Авыл җирлегенең яше-карты бүген Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә багышланган концерт программасына үзеннән зур өлеш кертте, – дип шәрехләде сөнчәлеләрнең чыгышын аппарат җитәкчесе Рәис Галиев. – Алар тамашачыларны дулкынландырды, күңел кылларын кузгатты.
Нет комментариев