Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Мюдлылар сугыш турында дулкынланып сөйләделәр

Мюд авыл мәдәният йортында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТААСР төзелүнең 100 еллыгына багышланган хисап концерты узды.

Сугыш Мюд авыл җирлеген дә читләтеп узмаган. Әлеге төбәктән сугышка 700 дән артык кеше киткән. 352 кеше яу кырында ятып калган. Бүгенге көндә монда 2 сугыш ветераны, 12 тыл хезмәтчәне, 117 сугыш чоры баласы яши.

Концерт бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Аксубай районы Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Галиев Виталий Григорьевич Михейкинга һәм Илья Иванович Моторкинга ”Бөек Җиңүгә 75 ел” медальләрен һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» күкрәк билгеләрен тапшырды. Шулай ук Виталий Григорьевичка Нурлат районыннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды. За ветераннарга аягүрә басып алкышлады.

–Бу тантаналы көндә без гомерләрен илебзне һәм аның милли мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган кешеләрнең казанышларын билгеләп үтәбез, – дип сәламләде Рәис Галиев. – Без балаларыбызның патриотик бурычларын үтәгән һәм Җирдә тынычлык хакына үз гомерләрен биргән геройларны аерым искә алуларын телибез.

Мюд авыл җирлеге кунаклар һәм авыл халкы өчен спектакль һәм концерт программасы хәзерләгән. Авыл мәдәният йортында сугышка кадәрге, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы тормышны гәүдәләндергән тамаша тәкъдим ителде.

Вакыйга 1920 еллардан башланды. Гади крестьян гаиләсендә нарасый дөньяга килде. Халык бу елны республика оешуны бәйрәм итте. Малай егет булып үсеп җитте. Укып, агроном булды. «Агроном – иң тыныч һөнәр, – диделәр ул вакытта. Табында – ипи, җирдә – тынычлык». Тик көтмәгәндә сугыш башланды.

Сугыш чорын гәүдәләндергән күренеш, ирләрен, әтиләрен сугышка озаткан хатын-кызларның ул елларны ничек кичерүләрен күзалларга ярдәм итте. Сугыш чорында ил нәкъ менә шулар җилкәсендә булган бит.

Почта ташучылар да мөһим роль уйнаган. Мюд авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре спектакльдә кемгәдер бәхет хаты, кемгәдер кара кәгазь алып килгән хат ташучының хисләрен тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Артистлар ирен һәм улын дошманга каршы көрәшкә озаткан Прасковьяның кара хат алгач хәсрәттән ничек өзгәләнүен тамашачыга җиткерделәр.

Ятим балаларны үз өенә яшәргә алган Надежда Васильевна Старостинаның тормыш юлы да игътибардан читтә калмады. Балаларны ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр һәм дошман кулы җитмәгән урыннарга озаталар. Пионер поселогында яшәүче Вера Карягина (Егорова) шундый балаларның берсе булган. Күпме бала үлем лагерьләренә эләккән. Мюд поселогында яшәүче Олена Мингертовна Рооз концлагерь газаплары узган корбан булган.

– Тамаша күз алдыннан елга кебек агып узды: сугыш башланган вакыт, сугыш елларындагы авыр тормыш, Җиңү көне. Монда барысы да үзара бәйләнгән иде. Мюдлылар сугыш кагылган һәр кешенең тормышын ачтылар, – дип билгеләп үтте педагогик хезмәт ветераны Валентина Селезнева.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев