Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Мингалимов Галиәхмәт Минәхмәт улы: «Ә шинель шундый авыр иде!»

Татар Сөнчәлесе авылында туып үскән Мингалимов Галиәхмәт Минәхмәт улы 1941 елның 1 гыйнварында армиягә чакыру ала.

Солдат үзенең бөтен сугышчан юлын – башкаладан алып Маньчжуриягә кадәр, 366 укчылар дивизиясе составында үтә. Ләкин Ерак Көнчыгыштагы хәрби хәрәкәтләргә кадәр Ленинград янындагы хәрби операцияләрдә, Белоруссияне, Литваны, Латвияне, Эстонияне дошман илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Ә сугышлар арасындагы кыска тәнәфесләрдә ял урынына «Боевая тревога» газетасын оператив җыюлар...

Һәм бу сугыш буена шулай дәвам итә. ...1945 елның июненә Ерак Көнчыгышта Кызыл Армиянең миллионнан артык сугышчысы туплана. Алар көнбатыштан 3 нче Белоруссия частеннән, Украина һәм Ленинград фронтларыннан җибәреләләр. Аларга Маньчжурияне камап алган япон армиясе ныгытмаларын тар-мар итү йөкләнә. Көнчыгышка килгән частьләр арасында 366 укчылар дивизиясе составына кергән Галиәхмәт Мингалимов хезмәт иткән зенит-прожектор полкы да була.

... Совет ил башлыкларының бурычы – гаскәрләрне, дошманга сиздермичә, көнчыгышка җибәрү була. Ә аннары көтмәгәндә япон армиясенә һөҗүм итү. Шуңа күрә гаскәрләрне күчерү буенча бөтен операцияләр катгый сер итеп башкарыла. Солдатларны һәм офицерларны, вагоннарга шыплап тутырып, пассажир поездларында озаталар.

Шик тумасын өчен, вокзалларда, билетлар сатылып беткән, дигән игъланнар эленә. Шулай итеп, гаскәрләрне күчерү сизелмичә дә үтә. 9 август таңында безнең частьләр һөҗүм итә башлый. Бер үк вакытта авиация, ул вакытта Галиәхмәт Мингалимов хезмәт иткән Харбинда, Синьцзинда һәм Цзилиндагы хәрби объектларны утка тота. Безнең армиягә каршы сугышларда японнар камикадзены кулланалар. Алар үзләренә гранаталар бәйләп, безнең солдатларга һәм танкларга ташланалар. Бервакыт, танклар һөҗүме вакытында, безнең танкларга бер үк вакытта 200 “тере япон бомбасы” ташлана...

11 августта безнең частьләр Зур Хинганны яулап ала. 27 августта Харбинда, Синцзинда, Цзилинда һава десантлары утыртыла. Шундый шартларда да Галиәхмәт Мингалимов, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп һәм укучыга тизрәк барып җитсен өчен, «Боевая тревога» газетасын җыюны гамәлгә ашыра. Ул газетаның нинди роль уйнавын, сугыштан арыган солдатларны һәм офицерларны ничек рухландыруын аңлый.

10 сентябрьдә япон армиясе капитуляцияләнә. Ерак Көнчыгыш фронты сугышларында батырлык һәм ныклык күрсәткән өчен өч йөз меңнән артык солдат һәм офицер орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Шул исәптән «Боевая тревога» газетасы коллективы да. Җыючы, кече сержант Галиәхмәт Мигалимов, Югары Совет Президиумының 1945 елның 28 августында чыгарылган Боерыгы белән япон илбасарларына каршы көрәштә батырлык күрсәткәне өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Солдат өенә 1946 елда гына кайта.

1947 елның февралендә Галиәхмәт Мингалимов Монасыйпова Җәвидә Мөнип кызы белән гаилә кора. Яшьләр Җәвидә Мөнип кызы мөгаллимлек иткән Карасу авылында яши башлыйлар. Аның үзен Мамык Райпотребсоюзын җитәкләвен үтенәләр. Тиздән гаиләдә бер-бер артлы балалары – Нурфаис, Рәдис, Равис һәм Роза дөньяга килә. 1955 елда роно Җәвидә Мөнип кызын Алга (Садыйкау) поселогына эшкә билгели, анда Мингалимовларның Илдар һәм Руфия исемле балалары туа.

Кызы истәлекләре буенча, әтиләре беркайчан да балаларына сугыш турында сөйләми. Бу мәкаләдә файдаланылган мәгълүматлар «Үлемсез полк» һәм «Хәтер елгасы» акцияләре ярдәмендә генә барлыкка килгән. Аларны РФ Кораллы Көчләренең Баш архивында тапканнар. Хәтта Трудолюбово авыл советының соңгы сугыш катнашучылары исемлегенә дә кече сержант Галиәхмәт Мингалимов исемен күптән түгел генә керткәннәр.

– Әйе! Әти сугыш турында сөйләргә яратмады, ул бик тыйнак иде, – ди Роза Галиәхмәт кызы. – Җиңүнең 35 еллыгын билгеләп үткән 1980 елда, әти беренче һәм соңгы тапкыр юбилей чарасына барып, бүләк алды. Соң гына кайтты, бик озак елады ... Ә төнлә тешләнеп, һөҗүмгә чакырды... Хәтерлим әле, әтинең шинеле астында йокыга киткәндә, алты ел буе ул аны ничек киеп йөргән икән, дип гаҗәпләнә идек. Ул җылы булса да, бик авыр иде! Әтиемнең якты дөньядан ничек иртә китүен хәзер генә аңлыйм. Аңа нибары 61 яшь иде...

Фото: Мингалимовларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев