Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Лагерьда 60 кешенең 16сы гына кала

Василий Рябов истәлекләреннән

1941 елның 22 июне якшәмбе көн иде. Бәйрәмчә киенгән аксубайлылар гаиләләре белән Сабан туе уздырылган урынга бардылар. Ә сәгать 11дә радиодан фашистлар Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе турында игълан иттеләр.

24 июньдә повестка алдым. Татвоенкоматта безне киендерделәр һәм эшелонны Балтыйк буена озаттылар. Нарва станциясе янында самолеттан поездга ата башладылар. Поездан сикереп төшеп, без якындагы урманга кереп качтык.

Частьләр 1941 елның 24 июленә формалашты. Мин 48 нче укчылар дивизионына эләктем. Ә инде 24 июльдә без чолганышта калдык. Тылга таба чигенергә дигән боерык булды. 25-28 июль көннәренә дивизия көчсез калган идее инде. Без бик аз калдык – күпләр Нарва елгасында батып үлделәр, мин суда качып кала алдым һәм шуның белән исән калдым. Тик мин барыбер немец илбасарларына әсирлеккә эләктем. Берничә рәт чәнечкеле тимер чыбык, этләр һәм сак белән әйләндереп алынган җыелма кыр лагерена ташладылар. Безне бик күп әсирләр булган Рига янына җибәрделәр. Салкыннар җитү белән безне башка лагерьга күчерделәр. Юлга сыр кисәкләре һәм бераз сохари бирделәр. Вагоннарга төртеп кертеп, ишекләрне шыплап ябып куйдылар.

Өч тәүлеккә якын бер йотым су эчмичә бардык. Лагерьда безне аркасына SV тамгасы сугылган киемнәргә киендерделәр, пилоткада да, чалбарда да шул тамга иде. Миңа 107504 номеры белән медальон кебек нәрсә тактылар һәм Германиягә алып киттеләр.

Таш чыгару карьерасында тукталдык, анда безне табиблар тикшерде. Мин 68 кило авырлыктан 46га калганмын...

Якынча егерме көн чамасы безне көненә ике тапкыр ашаттылар һәм эшкә кудылар. Ә тиздән таш чыгару урынына кудылар, без анда тәүлегенә 11-12шәр сәгать эшли идек. 60 кешедән бары тик 16сы гына исән калды.

Калганнары туңып һәм авырудан үлеп бетте. Әсирлектән безне Икенче фронт частьләре азат итте, шуннан соң мин Кызыл Армия сафларына алындым һәм 1945 елның ноябренә кадәр хезмәт иттем.

 

Фото: Рябовлар гаилә архивыннан,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев