Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Хезмәт өчен лаеклы медаль

Макарова Зоя Алексеевна 1923 елда Оренбургта туган.

1939 елда, сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, бухгалтерлар курсларына укырга керә. Белгечлек алып, Оренбург тимер юлы бухгалтериясендә эшли башлый. 1941 елның 22 июне - якшәмбе көнне көн матур була, җылы яңгыр явып уза, шәһәр халкы Уралда ял итә: кемдер көймәдә йөзә, кемдер су керә, кемдер балык тота... Әйләнә-тирәгә музыка агыла, бер сүз белән әйткәндә, һәркем үзенчә бәхетле була.

Төштән соң, кешеләр өйләренә кайтырга җыена башлагач, сугыш башлануын, немецларның безнең илгә бәреп керүләрен хәбәр итәләр. Шатлыклы мизгелләрне күз яшьләре юа. Икенче көнне мобилизацияләү башлана. Зояның әтисен дә сугышка алалар, озак та үтми ул Калинин фронтында һәлак була.

1941 елның июлендә хәрби комиссариат линиясе буенча, производстводан аерылмыйча, Зоя шәфкать туташлары әзерли торган кыска сроклы курсларга укырга керә. Курслар тәмамлангач кызлар медицина тикшерүе һәм гаилә хәленә тикшерү узалар. Зояның әтисе сугышның башында ук һәлак булганга һәм әнисенең эшкә яраксыз булуы сәбәпле, хәрби комиссариат кызны Оренбургның 3327 номерлы госпиталендә калдыра. Алар беренче сигнал булуга ук тиешле урынга барып җитәргә тиеш булалар.

Төнге 12 дән соң килеп җитәчәк эшалоннан яралыларны каршы алу өчен кызлар носилкалар белән көтеп торалар. Авыртудан сызланган, сыкранган кызылармиячеләрне күреп аларның йөрәкләре әрни. Алар сугышчыларны сак кына носилкага салып, вагоннан икәүләп күтәреп алып чыгалар һәм машиналарга күчерәләр. Таң атканчыга кадәр алар яралы сугышчыларны хәрби госпитальгә озаталар.

Аннан соң, йокламаган да килеш, аларга беренче медицина ярдәме күрсәтәләр, яраларын эшкәртәләр, ашаталар, эчертәләр, киенедерәләр, урынга яткыралар. Бер сүз белән әйткәндә, бала караган кебек карыйлар. Эшелон килмәгән көннәрдә, госпитальдә эшлиләр. Зоя Алексеевна менә шулай 1941 елдан алып 1944 елга кадәр хезмәт итә, ире - хәрби офицер Макаров Василий Степановичны да шунда дәвалый, ул госпитальдә авыр хәлдә 9 ай ята!

Сугышчыларның күбесе, дәваланганнан соң кабаттан фронтка китәләр, ә медицина хезмәткәрләре аларны туган әтиләре, абый-энеләре кебек озатып калалар. Тиздән кызның күкрәгендә “Германияне җиңгән өчен” медале балкый. 1944 елда Василий Макаровны Донецк өлкәсенең янып көлгә әйләнгән Славянск шәһәрен торгызу эшләренә җибәрәләр.

Макаровлар анда берничә ел яши, шәһәрне торгызуда катнаша. Соңрак алар иренең туган җире ТАССРның Аксубай районына кайтып урнашалар. Зоя Алексеевна озак еллар Аксубай урман комбинаты ОРСында хезмәт куя. Ветеран озак гомер кичерә, ул 2019 елда гына бакыйлыкка күчкән.

 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев