Фото архивтан алынды- МИЖАКОВ ГРИГОРИЙ ВАСИЛЬЕВИЧ
“Авыл таңнары” газетасында “Билгесезләрнең исемнәрен ачыклыйк” баш астында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотографияләре басылып чыккач, редакциягә ике герой турында мәгълүмат керде.
Бүгенге көндә Аксубайда яшәүче кызы Мижакова Зинаида Григорьевна хәбәр иткәнчә, әтисе 1909 елда дөньяга килгән.
Григорий Мижаковны фронтка сугышның башыннан ук алалар. Старая Русса шәһәре янында сугыша. Сапер була. Декабрьдә операцияләрнең берсендә яралана. Әмма госпитальдә дәваланып, кабаттан сафка баса.
1942 елның язында азат ителгән участокларның берсен миналардан чистарткан вакытта, мина шартлап, кыйпылчыгы бот башын һәм уң кулын каты яралый. Ул гына да түгел, контузия дә ала.
Госпитальдә озак вакыт дәваланганнан соң, кызылармияче демобилизацияләнә. Хатыны аны үләннәр белән дәвалый башлый. Аның тәненнән кыйпылчыкларны чыгарып бетерү өчен шактый вакыт кирәк була. Әмма уң кулы барыбер хәрәкәтсез кала.
Бик озак һәм зур тырышлык куеп дәвалаганнан соң, гаилә башлыгы аякка баса. Инвалидлык бирсәләр дә, Григорий Васильевич эшсез утырмый – сельпога бухгалтер булып урнаша. Сул кулы белән язарга һәм санарга өйрәнә. Бераздан МТС бухгалтериясенә күчә, аннары аны Юл участогына, КБОга чакыралар... Мижаковлар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга Григорий Васильевич МСОдан китә. Өченче төркем инвалид пенсиягә чыккач та тагын ике ел эшли әле. Бөек Ватан сугышы ветераны 83 яшендә бакыйлыкка күчкән.
Фото архивлардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев