Чыгышларны сугыш каһарманнарына багышладылар
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган район җирлекара эстафетаны Иске Тимошкино авыл җирлеге кабул итеп алды.
Иске Тимошкино авыл мәдәният йортында хисап концерты узды. Оештыручылар кичә программасын төзүгә зур фантазия белән якын килгәннәр. Сәгать ярымга сузылган җырлы-биюле, театраль куелышлы тамаша залда утыручылар игътибарына сугыш елларында авыл кешеләре кичергән бөтен кыенлыкларны, әрнү-сагышны күңелләргә үтеп керерлек итеп җиткерде. Алар чыгышында, йөзләгән якташларыбызның гомерләре белән түләнгән, чиксез шатлыклар алып килгән Җиңү көне дә гәүдәләндерелде.
Бөек Ватан сугышы елларында Иске Тимошкинодан фронтка 312 кеше киткән, 173 сугышчы һәлак булган һәм хәбәрсез югалган, бары тик 139 солдат кына Җиңү белән кайткан.
Кичә, яшь вакытында фронтка ярдәм итеп һәм сугыштан соңгы михнәтле елларда авыл хуҗалыгын торгызып, көнне төнгә ялгап хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләүдән башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, авыл кешеләренең көчле алкышлары астында хезмәт ветераны Анна Филипповна Туйкинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медален тапшырды. Аксубай районының Мактаулы гражданнары Иван Петрович Семенов, Василий Николаевич Кононов, Александр Федорович Шуркин юбилей күкрәк билгеләре алдылар.
Бу көнне Иске Тимошкино мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы үзенең иҗади сәләтен тулысынча ачты. Болар: кече, урта һәм өлкә төркемдәге «Радужные надежды» бию төркемнәре, Анна Туйкина җитәкләгән «Любавушка» бию төркеме, «Кив ял» халык театры, ”Золушка” балалар театры (җитәкчесе Зинаида Аниськина), өч яшь төркемендәге «Солнышко» балалар вокал коллективы, «Девчата» вокал триосы (Полина Мулеева әзерләгән), «Уяв» фольклор коллективы, Нина Харитонова һәм Мария Шуркина дуэты, Яңа Тимошкино вокаль ансамбле.
Хисап концертында Иске Тимошкино мәктәбе, балалар бакчасы коллективлары, җирлек халкы актив катнашты. Сүз уңаеннан, җирлек башлыгы ролен бик кызык итеп тәкъдим иттеләр – Федор Степанов кунакларны Сталин образында каршы алдылар. Зал кичә дәвамында сәхнәдә барган куелышка көчле алкышлар белән җавап бирде.
Ә артистлар өлкән буын кичергән сугыш еллары эпизодларын шундый дөрес итеп тәкъдим ителәр ки, кичә азагында тамашачылар аларның чыгышын аягүрә алкышлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев