Авыл җирлекләрендә барган “Барыбыз өчен дә бер Бөек Җиңү” район җирлекара эстафета Беловка авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгышы белән тәмамланды.
Тамашачылар клуб янында сугыш чоры вакыты белән очрашты: янган учак, автоматлар тоткан сугышчылар, куаклар янында тыныч кына басып торган ат та бар иде хәтта.
Ул кичтә Беловка мәдәният йортының иркен залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Бөек Ватан сугышы елларында Беловкадан фашистларга каршы көрәшкә 130 кеше киткән, шуның 78е яу кырында һәлак булган. Бу авылда 132 тыл хезмәтчәне бар иде. Бүген аларның бишесе генә исән. Болар: Юрий Александрович Фролов, Зинаида Ивановна Селиванова, Матрена Прохоровна Андреевна, Анисья Ивановна Шадрина, Ольга Герасимовна Максимова. Эстафетада Анисья Ивановна белән Ольга Герасимовна гына катнаша алды.
Кичә программасы бүләкләү тантанасы белән башланып китте – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин тыл хезмәтчәннәренә «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырды.
Программаны әзерләүдә, концерт номерларында Идиятуллиннар, Бульбовлар, «Родник» коллективы, «Деревенька» фольклор ансамбле, «Ручеек» балалар фольклор коллективы, Тамара Андреева җитәкчелегендәге театр клубы, бюджет учреждениеләре, Илсур Мәхмүтов рәислегендә авыл җирлеге хезмәткәрләре, «Таван ял» коллективына берләшкән Алексеевка авылы кешеләре актив катнашты.
Һәркайсы үзенең таланты белән тарихи күренешкә өлеш кертте. Театраль тамаша ихлас, дулкынландыргыч булды. Тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны бер сулышта кабул иттеләр, куелышның фаҗигале мизгелләрендә күз яшьләрен яшерә алмадылар. Җыр-бию, театраль күренешләр – барысы да югары дәрәҗәдә башкарылды.
Чыгышлар барган вакытта экранда Беловка авыл җирлеге территориясенә кергән авыллардан сугышка киткән кешеләрнең исемлеге тәкъдим ителде. Залда утыручылар алардан үзләренең бабаларын, туганнарын таныдылар.
Нет комментариев