Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Бабаларыбызның батырлыгын хәтерлиләр

Вакыт безне Бөек Ватан сугышының фаҗигалы вакыйгаларыннан ничек кенә ерагайта барса да, фронтовиклар образына кызыксыну кимеми.

Бөек Җиңү көне якынлашканда без “Авыл таңнары” гәзите битләрендә матур киләчәк өчен гомерләрен дә аямыйча көрәшкән якташларыбызның батырлыклары турында күбрәк язабыз. Смоленск өлкәсе янындагы хәрәкәтләрдә һәлак булган Петр Яковлев шундыйларның берсе.

Ул Сосновка авылында туып үсә. Егерменче еллар уртасында авыл кызына өйләнә. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Гаилә крестьян хезмәте белән шөгыльләнә. Кешеләр намуслы хезмәт куялар, якты киләчәккә ышаналар.

Авылга сугыш башлануы турындагы хәбәр килә. Күп балалы әтине сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар. Хатыны, балалары, авылдашлары авылның ир-егетләрен дошманны җиңеп кайтырлар, дигән өмет белән сугышка озаталар. Петр Савельевичка ул вакытта кырык яшь була. Биш баласы хатыны тәрбиясендә кала.

Петр Яковлев укчылар полкына эләгә. Солдатлар саклану корылмалары төзиләр, аннан соң аларны Подольскка күчерәләр. 1942 елның гыйнварында, укчылар дивизиясенең һөҗүмен ябып, әлеге шәһәр өчен сугышка керәләр. Аннары якташыбыз көнбатышка таба хәрәкәт итә, Смоленск өлкәсе авыллары һәм шәһәрләре өчен бәрелешләрдә катнаша.

1943 елның июнендә Смоленск өлкәсенең Велиж шәһәрен азат итү өчен канкойгыч сугышлар башлана. Сугышлар озакка сузыла, фашистларны бары тик 20 сентябрьдә генә шәһәрдән куып чыгара алалар. Тик Петр Яковлевка моны күрү насыйп булмый. 23 июльдә снайпер пулясы күп балалы әтинең гомерен өзә. Бу хакта сугышчан дусларының хатыны Анна Сергеевнага язган хатыннан билгеле була.

Петр Яковлевның каберен Иске Савруш кешесе Владимир Чураков эзләп тапкан. Бу республика, Россия архивларыннан барлык фактларны һәм даталарны бөртекләп җыеп, тарих битләрен ачкан кеше. Шул рәвешле ул Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган якыннары, туганнарының җирләнгән урыннарын тапкан, ә аннары, аларга хөрмәт күрсәтеп, каберлекләргә барган.

Билгеле сәбәпләр аркасында гына ул Харьков өлкәсендәге Украинаны немец илбасарларыннан азат иткән туганнары җирләнгән каберлеккә бара алмаган. Хатыны белән алар ике тапкыр Велижда Петр Яковлев җирләнгән урында булганнар. Беренче тапкыр фамилияләр язылмаган туганнар каберлеген күргәннәр. Икенче тапкыр баргач алар каберлеккә әлеге солдатның фамилиясе һәм мәгълүматлары язылган мемориаль плитаны алып килеп урнаштырганнар.

– Без сугышчылар җирләнгән урыннарны эзләгәндә, әлеге җирлектә яшәүчеләр безнең кайдан булуыбызны сорадылар, – дип сөйли Владимир Чураков. – Без Татарстаннан килдек, дип җавап бирдек.

– Сез безнең коткаручыларыбыз, – диделәр алар, безне ата-бабаларыбыз буыны белән ассоциацияләп (бу шәһәр өчен сугышларда нигездә безнең республикада формалашкан частьләр катнашкан һәм безнең бик күп якташларыбыз анда башларын салган). – Үзебезнекеләр өчен горурлык хисләре күңелләрне дулкынландырды. Смоленск өлкәсендә безнең геройларны рәхмәт сүзләре белән искә алулары шатлык хисләре уятты.

Фото Владимир Чураковның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев