Аксубайлының сугышчан юлы
Федор Данилович Атряскин Бөек Ватан сугышы елларында баш командующий Иосиф Сталиннан ике Рәхмәт хаты алган.
Беренчесе Днепр елгасы аша тиз арада күпер салуда катнашканы өчен, ә икенчесе немецларны Көнбатышка таба эзәрлекләүче совет гаскәрләрен Березина елгасы аша кичерү мөмкинлеген булдырган өчен. Көнбатыш фронт Можайск, Вязьма, Смоленск, Витебск, Борисов шәһәрләрен азат итә.
Федор Атряскин 1941 елның сентябрендә фронтка китеп, башта саперлар курсында укый. Көнчыгыш Пруссия чиген узгач, Федор Даниловичка тәүлек буе тимер юл станцияләрен, шәһәрләрне һәм зур юлларны минилардан азат итәргә туры килә.
Сугышка кадәр Аксубай районының Киров исемендәге колхозында танылган балта остасы булган Федор Атряскин, Бөек Ватан сугышында немецларны эзәрлекләп, каршы елгалар аша күперләр сала. Сугыштан Федор Данилович 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен» һәм «Кенигсбергны азат иткән өчен» медальләре белән кайта. Яңадан туган колхозында балта осталары бригадасын җитәкли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев