Аксубай ветераны сугыш турындагы хәбәрне кырда ишетә
Иван Горбунов 1916 елның декабрендә авыл хезмәтчәне гаиләсендә туган.
Авыл мәктәбендә укыган. Авыр сугыш алды елларында уку җиңел булмый, шуның өчен ул дүрт сыйныф кына тәмамлый. Илгә эшче куллар кирәк була. Мәктәптән соң Иван колхозда эшли башлый.
1937 елның октябрендә егетне вакытлы хезмәткә чакыралар. Минск шәһәренә «АИР» мәктәбенә җибәрәләр. Курслар тәмамлангач ул сержант топограф булып хезмәтен дәвам итү өчен Эстониягә, 51 нче артиллерия бригадасына җибәрелә. Кызганычка каршы, безгә Иван Гобунов турында мәгълүматлар бик аз тәкъдим ителде. Шунысы билгеле, 1939 елда ул Латвиядә, Литвада һәм Эстониядә совет властен урнаштыруда катнашкан.
1940 елның ноябрендә Иван Горбунов вакытлы хезмәттән өенә кайта. Колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлануы турындагы хәбәрне ул кырда ишетә.
1941 елның 12 августында, меңләгән ватандашлары кебек, ул да дошманга каршы көрәшкә китә. Иван Алексеевич 51 нче артиллерия бригадасы составына кергән частьтә сержант топограф сыйфатында сугыша. Ленинградны азат итүдә катнаша.
1942 елның 12 августында, хәрби заданиене үтәгәндә, җитди яралана. Иван Алексеевич Кунгур шәһәрендәге госпитальгә эләгә, анда 6 ай дәвалана. Сәламәтләнгәннән соң, үзе хезмәт иткән частька кайта. Ватан Иван Алексеевичның сугышчан батырлыкларын лаеклы бәяли. Иван Горбунов үзенең беренче бүләген – «Батырлык өчен» медален 1943 елның 4 августында ала.
1944 елның 3 мартында Иван Горбуновка «Кызыл Йолдыз» ордены тапшырыла. 1945 елда ул «Германияне җиңгән өчен» медаленә лаек була. Озак көтелгән Җиңү көнен Иван Горбунов Эстониядә каршылый, әмма аның өчен сугыш бер елдан соң, 1946 елның маенда гына тәмамлана...
Батыр сугышчы тыныч хезмәткә кайта. Демобилизацияләнгәннән соң 1964 елга кадәр колхозда, аннары совхозда хезмәт куя. Кызганычка каршы, безгә тәкъдим ителгән мәгълүматларда ветеранның төгәл кайсы хуҗалыкта эшләгәне турында әйтелмәгән.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев