Аксубай ветераннары Җиңүгә өлеш керткән өчен хөрмәттә
Истәлекле юбилей елында Федоровка интернат-йортында яшәүче ветераннар аерым игътибар үзәгендә.
Шул көннәрдә интернат-йортка районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева мактаулы миссия белән килде. Ул район җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайтуга зур өлеш керткәннәре өчен Миңкамал Нургатинага, Нина Захаровага, Наталья Балыгинага, Александр Баландовка, һәм Николай Портновка чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова тантана сәбәпчеләре адресына бик күп ихлас тәбрикләү сүзләре әйтте һәм аларга бүләкләр тапшырды. Ветераннар игътибар өчен ихластан рәхмәт укыдылар.
Аларның һәркайсы авыр сынаулар аша узган. Бала чактан колхозда бил бөккән, ачлык-ялангачлык газаплары аша үткән. Язмыш кушуы буенча алар социаль учреждениедә яшиләр. Алар Федоровка интернат-йорты хезмәткәрләренең игътибары һәм кайгыртуы белән уратылган.
–Ветераннарыбызның тормышларын озайту, аны күңелле вакыйгалар белән баетып, тагын да кызыклырак итү өчен бөтен көчебезне куябыз, – дип сөйли интернат-йорт белгече Гүзәлия Зартдинова. – Бу максатларда алар белән төрле мәдәни чаралар уздырабыз, сәламәтлекләрен ныгыту өчен физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәбез.
Саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү грипп һәм ОРВИ авыруларына каршы менә дигән профилактикалау чарасы булып тора. ЛФК буенча инструктор Лилия Шаһиева «Өлкәннәр өчен фитнес» технологиясе кысаларында саф һавада дәресләр үткәрә. Ветераннар урамга теләп чыгалар, язгы кояшлы көннән хозурланып, күнегүләр ясыйлар. “Скандинавия йөреше” дә интернат-йортта яшәүчеләр арасында популярга әйләнгән. Әлеге дәресләр сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләрен һәм актив озын гомерлелек принципларын формалаштыруга юнәлтелгән. Ә пенсионерлар аларны бик теләп башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев