Аксубай районының Җиңү батырлары: Телешева Нина Александровна
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Аксубай районының Җиңү батырлары: Телешева Нина Александровна

1922 елның 27 гыйнварендә Аксубай районы Савгач авылында туа. 1942 елның 8 мартында фронтка китә.

Фронт юлы: 1942 елның декабреннән Калинин фронтында хезмәт итә. Сержант-телеграфист буларак Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итү сугышларында катнаша.

Бүләкләре: Ватан сугышы ордены, "Белоруссияне азат иткән өчен", "Яхшы элемтәче", юбилей медальләренә лаек булган.

Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы Аксубай урта мәктәбендә (Аксубай лицее) немец теле укыта.


Нет комментариев