Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

3 нче Аксубай мәктәбендә «Солдат булып тумыйлар» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды

Район мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган төрле чаралар уздырыла.

3 нче Аксубай мәктәбендә «Солдат булып тумыйлар» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Жюри составында булган мәртәбәле кунаклар үзәк хәрби округ инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова, мәктәпнең элеккеге китапханәчесе Фәридә Фәизова яшь шигырь укучыларның осталыкларын һәм талантын бәяләделәр.

Укучылар чарага җитди әзерләнгәннәр, әсәрләрне белеп сайлаганнар. Чыгыш ясаганда һәр катнашучының дулкынлануы сизелде. Залда алар өчен сыйныфташлары көч биреп утырды.

Беренче урынны Олеся Мазилина (7 сыйныф укучысы), Рөстәм Бухаров (5 сыйныф) яуладылар. Икенче урында - бишенче сыйныф укучылары Милана Баглай, Ульяна Убейкина. Дарина Гыйззәтуллина (5 сыйныф), Рузалия Кузюрова (7 сыйныф), Альбина Закирова (8 сыйныф) бәйгедә өченче урыннарны алдылар.
Катнашучыларның барысына да кызыксындыру призлары һәм грамоталар тапшырылды.

– Мондый чаралар безнең балаларга батырлык гамәлләре турында искәртәчәк һәм алар тыныч тормышның нинди кыйммәт белән яулануын бәяләячәк дип ышанам, – диде чарага йомгак ясап Анатолий Молоствов.

Фото: 3 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев