Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Сәхнә – аның гомерлек һөнәре

Яңа Аксубай авыл клубы методисты Елена Охотникова үз бәхетен биюдә тапкан.

Дүрт яшендә Елена әнисе эшләгән Казан янындагы ял йортының мәдәният учагы сәхнәсендә чыгыш ясый инде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Аны практикага Яңа Аксубайга җибәрәләр. Елена авыл яшьләрен биюгә өйрәтүгә энтузиазм белән алына. Иҗади отчетлар вакытында өлкәннәр белән дә шөгыльләнергә туры килә.

Еленага эшләве җиңел була, чөнки ул мәдәният учагы мөдире Валентин Охотников тарафыннан ярдәм таба. Май аенда диплом артыннан килгәч, училище педагоглары аны шәһәрдә калырга күндерергә тырышалар. Кая? Нинди авыл? Синең урының монда! – диләр алар бертавыштан.

–Тик мин табигатем буенча – ирекле кош, – ди Елена Геннадьевна. – Авыл табигатенә чыксам – күңел җыр белән тула, кояшка, җилгә таба оча ... Шәһәрдә миңа сулыш җитми. Монда, авылда – чын тормыш, кешеләр дә һәрчак ярдәмгә килергә әзер.

Бүген районда аны вокал җырчы һәм хатын-кызлар вокал төркеме җитәкчесе буларак беләләр. Башка методистлар кебек үк, ул да бер елга бәйрәм һәм тантаналарга чаралар планлаштыра, сценарийлар эшли, талантлы авылдашларын үзешчән сәнгатькә җәлеп итә. Ел саен урыпҗыю өстендә Елена Охотникова агитбригада составында район игенчеләрен матур җырлары белән дәртләндерә.

–Миңа тормышта да уңыш елмайды – һәръяклап терәк булган кешене очраттым, – ди Елена Геннадьевна. – Бүген безнең Юрий белән икебезгә бер теләк – улыбыз һәм кызыбыз бәхетле булсыннар иде.

Өч айдан ир белән хатын бергә тормыш итүләренә 35 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев