Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Кыр хезмәтчәннәрен җырлары белән сөендерәләр

Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты “мәдәният учагы” төшенчәсенә тулысынча туры килә.

Әлеге учреждениедә тормыш кайный. Күпләрдә, мәдәният өлкәсе – ул тоташ бәйрәмнәр, дигән фикер туа. Чынлап та мәдәният хезмәткәре хезмәтенең күпме фидакарьлек һәм иҗади илһам таләп итүе турында Иске Ильдеряк мәдәният йорты белгечләре Татьяна Зайцева һәм Елена Пикалова сөйли ала.

Югарыдан бир елгән сәләттән тыш башка һөнәрләрдәге кебек бу өлкәдә дә уңышларга ирешеп булмасын алар үз хезмәтләре белән тагын бер кат раслыйлар. Үзең янмасаң, башкаларны яндырып булмый. Мәдәният учагында ике һәвәскәр берләшмә һәм алты клуб формированиесе, “Муза” балалар сәнгатьле уку клубы эшли. «Родные просторы» вокал ансамбле һәм «Катюша» хатын-кызлар  бию төркеме аксубайлылар йөрәген күптән яулады инде. Театраль түгәрәк кысаларында клубта балаларга сәхнә осталыгы дәресләре бирәләр.

–Минемчә, үз эшләренә гашыйк бу ханымнар булмаса, безнең авылда тормыш соры һәм күңелсез булыр иде, – дип сөйли авыл ветераны Лидия Горбунова. – Бу һич арттырусыз. Моннан тыш, педагогика ветераны буларак, аларның авылның өлкән буынына мәдәни хезмәт күрсәтү белән беррәттән, авыл балалары белән дә зур эш алып баруларын да күрәм. Җәй буена, өч ай каникуллар вакытында безнең мәдәният учагы балаларның яратып ял итә торган урыны булып тора. Авыл балаларын да, шәһәрдән кайткан оныкларны да клуб үзенә тартып тора. Алар белән ачык һавада төрле уеннар һәм спорт чаралары оештырыла, декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле төрләре буенча осталык дәресләре уздырыла. Малайлар һәм кызларның кәгазь үрү техникасын нинди энтузиазм белән үзләштерүләрен күрсәгез иде! Татьяна Васильевна һәм Елена Николаевна, шулай ук техник хезмәткәр Марина Альметкина клуб яны территориясен бизәп торган чәчәк түтәлләрен көзнең соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, карап торалар. Мәдәният хезмәткәрләре параллель рәвештә авылның яшь буынына хезмәт тәрбиясе бирүне дә гамәлгә ашыралар дип әйтергә була.

Клуб территориясендә шулай ук алмагачлар һәм слива куаклары үсә, ә койма аша, көч туплап, клуб хезмәткәрләренең кул җылысы тигән имән үсентеләре кояшка тартыла.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов сүзләренә караганда, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты очраклы гына районның иң яхшы учреждениеләре арасында түгел. Моны клубның күпсанлы бүләкләре һәм Грант алуга Сертификатлар да раслый. Әмма әлеге учреждение хезмәткәрләренең тагын бер мөһим казанышлары бар. Алар үз хезмәтләре белән районның мәдәни генә түгел, шулай ук икътисади үсешенә дә өлеш кертәләр. Ни рәвешлеме?

Быел безнең басу-кырлар моңарча күрелмәгән мул уңыш бирде, монда бу тыйнак хатын-кызларның да өлеше бар. Алар уракның кызу көннәрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларына чыгып, кыр хезмәтчәннәрен – комбайнчыларны һәм машина йөртүчеләрне, җырлары белән илһамландырдылар. Ә бит Татьяна Чабаксар университетын тәмамлап, шәһәрдә дә кала алган булыр иде! Елена исә бөтенләй шәһәр кызы – Казанда туыпүскән, белем алган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев