Гадәти эш белән шөгыльләнү өчен әйләнеп кайткан
«Аксу-Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы бүлеге механизаторы Александр Кустенев ярты гасырдан артык гомерен авыл хуҗалыгы производствосына багышлаган.
Туган хуҗалыгында ул армиядә хезмәт итеп кайтуга ук эшли башлый. Һәрчак «МЮД» совхозының иң яхшы хезмәтчәннәре арасында була. Чәчү компаниясе тәмамлангач, ел саен район Сабан туйларында Александр Анатольевич лаеклы бүләк – кыйммәтле көнкүреш техникасы ала.
Гомере буена терлекчелек тармагында хезмәт куйган әтисе, Анатолий Кузьмич Кустенев кебек үк, Александр да, җитәкчелек тарафыннан шелтәләр булмасын өчен, үз эшен намуслы башкарырга күнеккән.
Компетентлык, тәҗрибә һәм җаваплылык – менә ул яшәргә күнеккән төп принциплар. Әмма, хуҗалыкларны үзгәртеп кору башланган һәм бартер сумны кысрыклап чыгарган 90 нчы елларда, Александрга акча эшләп табу максаты белән башта – Себергә, ә соңрак ерак Төньякка китәргә туры килә.
Туган авылы Иске Мокшинога ул кече ватанында тормыш җайга салына башлагач әйләнеп кайта. Гадәти эш белән шөгыльләнү өчен әйләнеп кайта, чөнки игенченең җаны җирдә хезмәт итүдән башка тынгы белми. Шушы еллар дәвамында Кустеневка төрле маркадагы тракторларны үзләштерергә туры килә.
Шулай ук комбайннарны да. Язын ул сөрә, чәчә, чәчүлекләрне тәрбияләүне гамәлгә ашыра, җәйге чорда терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль, ә көзен комбайн штурвалы артына утыра. Быел Александр Кустеневка ярдәмчесе Александр Курдюков белән бергә 2007 елда чит илдә җитештер елгән иске «Акрос»ны җентекләп өйрәнергә туры килгән, чөнки алар аның механизмнарын үзләре яңадан сүтепҗыйганнар.
– Әйе, безнең механизаторлар – үз эшләренең осталары, – ди филиал директоры Газыйм Шәрәпов. – Теләсә нинди хәлдән дә лаеклы чыгу юлын табалар. Комбайннар парадына егетләр барлык иске «Акрос» тракторларын тәртипкә китерделәр. Шулай итеп, без алда торган урак өстенә әзер, дип ышанып әйтергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев