Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Аксубай хезмәтчәннәре тырыш хезмәтләре белән хуҗалыкны үстерәләр

Урмандеевода Алексей Кондратьевның «Никитин А.» КФХсында авыл хуҗалыгы производствосының чын осталары, тырыш хезмәтчәннәр эшли.

Хуҗалыкның 1400 гектардан артык җире бар, бөртекле, азык һәм техник культуралар үстерү белән шөгыльләнә, шулай ук терлекчелек эшчәнлеге алып бара. КФХ үсә, аның эшчәнлеге киңәйтелә: үз производство участогы базасында катнаш азык әзерләү цехы бар – фермер барлык мохтаҗ хуҗалыкларны азык белән тәэмин итәргә әзер.

Биредә Урмандеево һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр хезмәт куя.

– Хуҗалыкның иң яхшы хезмәтчәннәре арасында Михаил Титовны, бертуганнар Анатолий һәм Василий Ивановларны билгеләп үтәсе килә, – диде КФХ җитәкчесе Алексей Кондратьев. – Алар үз эшләрен намус белән башкаралар, техниканы яхшы беләләр, игенчелектә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.

КФХ хезмәтчәннәренең буш чоры булмый диярлек. Яз башыннан алар басуда эшлиләр, сөрәләр, чәчәләр. Аннан соң терлек азыгы әзерләүдә хезмәт куялар. Быел күп күләмдә печән әзерләгәннәр.

Кышкы чорда да эшләр җитәрлек. Берәүләр фермада эшли, икенчеләре техника ремонтлый һәм юлларны кардан чистарта.

Хезмәт нәтиҗәләре буенча Михаил Титов һәм Анатолий Иванов район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Аларга бүләкне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, киләчәктә эшләрендә тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев