Безнең табыннарда иң төп продуктларның берсе - сөт күбрәк җитештерелә башлады.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3858,4 тонна сөт савып алына. Бу - 2016 елның июль башы күрсәткеченнән күпкә артыграк.
Бүгенгесе көндә район буенча тулаем савым күләме 80 тоннадан артык....
Безнең табыннарда иң төп продуктларның берсе - сөт күбрәк җитештерелә башлады.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3858,4 тонна сөт савып алына. Бу - 2016 елның июль башы күрсәткеченнән күпкә артыграк.
Бүгенгесе көндә район буенча тулаем савым күләме 80 тоннадан артык. Үткән елның шул ук чоры күрсәткече - 77 тоннаны тәшкил иткән.
Районда сөт җитештерүне арттыруга шулай ук "Сөлчә" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы да үз өлешен кертә.
Иске Кыязлы авылында урнашкан товарлыклы-сөтчелек фермасында 300 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән - 80 савым сыеры. Көн саен монда 1,2 тоннадан артык сөт савып алына. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда - 111 процент.
- Илшат Сөләйманов җитәкчелегендәге товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы бердәм булып фидакарь хезмәт куя, - дип сөйли агрофирма директоры Җәмил Сөләйманов. - Һәрберсе үз бурычын яхшы аңлап, эшен намуслы башкара.
Савымчылар Хәлисә Вәлиуллина, Венера Хәммәдиева, Рәзинә Минсафина һәм Миннегөл Хәммәдиева зур нәтиҗәлелек белән эшлиләр. Алар үз эшләренең остасы булган намуслы хезмәтчәннәр. Көтүне тәрбияләү Хөсәен Минсафин, Равил Мингатин һәм Нәфис Абраровка йөкләнгән.
Хуҗалыкта яшь бозауларның сакланышына зур игътибар бирелә. Бозау караучылар Алсу Әхмәтшина һәм Альбина Ситдыйкованың эше дә мактауга лаек.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе шулай ук терлекчеләр Минтаһир Хәммәдиев һәм Вәлиҗан Сафинның да тырыш хезмәтен билгеләп үтте. Терлекләрнең сәламәтлеген мал табибе дә, зоотехник та булып эшләүче Азат Әхмәтвәлиев кайгырта. Аларның һәрберсе үз урынында үзенә йөкләнгән бурычны гадел башкара, димәк, нәтиҗәләр дә уңай булачак.
Нет комментариев