Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Язга хәзерләнәләр

Салкыннар торуга карамастан, «Аксубай Продкорпорациясе» агрофирмасының К.Маркс исемендәге бүлек белгечләре авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләп киләләр. Без килгәндә бүлекнең ремонт цехларында эш кайный, слесарьлар соңгы, алтынчы чәчкечне ремонтлауны төгәллиләр иде. Бүлек управляющие Валерий Чураков сүзләренә караганда, тырмаларны, культиваторларны ремонтлау төгәлләнгән, таккыч һәм катокларны әзерләү алып барыла. Механизаторлар параллель рәвештә тракторларны...

Салкыннар торуга карамастан, «Аксубай Продкорпорациясе» агрофирмасының К.Маркс исемендәге бүлек белгечләре авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләп киләләр.


Без килгәндә бүлекнең ремонт цехларында эш кайный, слесарьлар соңгы, алтынчы чәчкечне ремонтлауны төгәллиләр иде. Бүлек управляющие Валерий Чураков сүзләренә караганда, тырмаларны, культиваторларны ремонтлау төгәлләнгән, таккыч һәм катокларны әзерләү алып барыла. Механизаторлар параллель рәвештә тракторларны ремонтлауны алып баралар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, аларның кайберләрендә агымдагы хуҗалык эшләре һәм шулай ук юлларны кардан чистарту алып барыла.
Ремонт эшләренең язгы кыр эшләренә срогыннан алда һәм, иң мөһиме, сыйфатлы алып барылуында тәҗрибәле көйләүчеләрнең тырышлыгы зур. «Аксубай Продкорпорациясе» агрофирмасы генераль директоры Фирдәвес Әхмәдиев билгеләп үткәнчә, алар техникаларны ремонтлауга кышкы саклауга куйган көннән үк керешкәннәр. Кыр эшләреннән туктаган авыл хуҗалыгы машиналарын тәртипкә китерә башлаганнар. Запас частьләр һәм тимерче алачыкларын күмер белән үзвакытында тәэмин итү дә ярдәм иткән. Ә иң мөһиме, тәҗрибәле слесарь-ремонтчыларның булуы үз ролен уйнаган. Мисалга, бүлек механигы Владимир Петров җитәкчелегендә слесарьлар Николай Леонтьев, Алексей Федотов, Сергей Падиряков, Алексей Липатов, эретеп ябыштыручылар Сергей Петров, токарь Георгий Купцов, әтиле-уллы тимерчеләр Геннадий һәм Александр Семеновлар авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыруга үзләреннән зур хезмәт өлеше керткәннәр. Әйтергә кирәк, слесарьлар эшне вакытында тәмамларга тырышып, вакыт белән исәпләшмичә, теләсә нинди һава торышында да күрше авыллардан килеп эшләп йөриләр. Алар өчен вахта транспорты каралган, машина-трактор паркында нормаль шартлар тудырылган. Ремонт цехлары ягып җылытыла, ял итү өчен бүлмә дә бар. Агрофирма җитәкчелеге сүзләренә караганда, «Аксубай Продкорпорация»се агрофирмасының башка бүлекләрендә дә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тәмамланып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Аксубай Продкорпорациясе» агрофирмасы