«Яшел конвейер»  туктаусыз эшли
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Яшел конвейер» туктаусыз эшли

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык хәзерләү югары темплар белән бара. "Аксу Агро" агрофирмасында савым көтүендә 2500 башка якын сөтлебикә исәпләнә. Кышын азык җитәрлек булсын һәм киләсе җәй сезонына кадәр җитсен өчен азык хәзерләү эшләре тәүлекнең караңгы өлешендә дә туктамый - эшне икенче сменада хезмәт куючы механизаторлар башкара. Җәй башыннан ук...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык хәзерләү югары темплар белән бара.
"Аксу Агро" агрофирмасында савым көтүендә 2500 башка якын сөтлебикә исәпләнә. Кышын азык җитәрлек булсын һәм киләсе җәй сезонына кадәр җитсен өчен азык хәзерләү эшләре тәүлекнең караңгы өлешендә дә туктамый - эшне икенче сменада хезмәт куючы механизаторлар башкара.
Җәй башыннан ук туктаусыз яуган яңгырлар печәнне яхшылап киптерергә мөмкинлек бирмәде. Һәм менә, ниһаять, чын печән өсте җитте - кояш кыздыра, һава да коры. Азык хәзерләү өчен техник арсенал бүген Чуаш Енорускиносы янындагы "Нива" бүлегендә күпьеллык үләннәр участогында хезмәт куя. Урыны матур, төргәкләргә төрелгән печән бәйләмнәре ерактан ук күзләрне иркәли. Агрегатлар бертуктаусыз эшли. Анатолий Журавлев үз агрегатында чаптырылган печәнне киптерү өчен әйләндерә (аның кулдашы Андрей Кузнецов). Пресс-җыйгыч белән Алексей Кудряшов һәм Алексей Уфандеев идарә итәләр (икенче сменада аларны Ирек Мостафин һәм Фәрит Нигмәтуллин алыштыра).
- Чаптырылган печәннең массасы яхшы, бер бәйләмне төргәкләүгә (450 килограмм) ун минуттан кимрәк вакыт кирәк, - дип сөйли азык хәзерләү эшләре өчен җаваплы авыл хуҗалыгы предприятиесе баш зоотехнигы Рәмис Мусин. - Хуҗалыкта сенаж хәзерләү актив темплар белән бара. Механизаторлар Азат Миассаров, Виктор Пайдаркин һәм Рифкат Сөләйманов көндез күпьеллык үләннәрне чабу белән мәшгуль, төнлә аларны Гомәр Гарифуллин, Павел Белов һәм Фәнис Әхмәтсафин алыштыра. Җыйган вакытта яшел масса ваклана, шуңа бәйле сусыл азыкның сыйфатын һәм сакланышын тәэмин итәр өчен анарга кирәкле консервантлар өстәлә. Хуҗалык белгечләре аңлатканча, азыкларның югары сыйфатлы булуын лаборатория тикшеренүләре дә дәлилли. Димәк, кышын терлекләр тулы кыйммәтле азык белән тәэмин ителәчәк.
Яшел массаны кырдан азык йортларына ташуга Николай Никоноров, Анатолий Уфандеев, Ришат Гатауллин, абыйлы-энеле Валерий һәм Василий Ендерюковлар, Александр Прохоров, шулай ук Юрий Молоткин, Юрий Ваструков, Рифкат Мотыйгуллин һәм Рәис Ильязов җәлеп ителгән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көндә район буенча 10200 гектар мәйданнан күпьеллык үләннәр чабып алынган. Тиздән игенчеләр күпьеллык үләннәр участокларында печән чабуны тәмамлаячак. Азык базларына 9300 тонна сенаж салынган, 1300 тоннага якын печән әзерләнгән.
Яшел масса төягән йөк машиналары соңгы ноктага - сөт комплексының азык йортына юнәләләр. Ваклатылган үләнне таптатып тыгызлау эше дә тәүлек әйләнәсе башкарыла. К-744тә бер-берләрен алыштырып Тәлгат Яруллин һәм Фәнил Минвәлиев җиң сызганып эшлиләр. Алар тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган механизаторлар. Алар ваклатылган үләнне технологик таләпләрне үтәп салалар, тигезлиләр, тиешле кондициягә җиткереп тыгызлыйлар. Һәм барысын да үз вакытында башкаралар.
- Механизаторлар кышлатуның ничек үтәсе бүгенге эш барышына бәйле булуын яхшы аңлыйлар, - ди "Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Солтан Шәйхуллин. - Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен алар үз эшләрен намус белән башкаралар.
Бүгенгесе көнгә биш азык базына сусыл азык салынган: дүртесе 2000шәр тонналык, берсе 700 тонналык. Ә "яшел конвейер" эшен әле дә дәвам итә.

Нет комментариев