Ярминкәдән – ике  миллионлык табыш
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ярминкәдән – ике миллионлык табыш

Казанның агросәнәгать паркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Аксубайлылар авыл хуҗылыгы товарлары сатуда катнашу елларында кала кешеләренең нәрсәгә таләпләре зур булуын өйрәнделәр инде. Казанлылар район кешеләре үз бакчаларында үстергән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, баклажан, кабакны теләп алалар. Шулай ук ит, сөт һәм әлеге чималдан әзерләнгән ризыкларны да. Районның авыл җирлекләре...

Казанның агросәнәгать паркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.
Аксубайлылар авыл хуҗылыгы товарлары сатуда катнашу елларында кала кешеләренең нәрсәгә таләпләре зур булуын өйрәнделәр инде. Казанлылар район кешеләре үз бакчаларында үстергән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, баклажан, кабакны теләп алалар. Шулай ук ит, сөт һәм әлеге чималдан әзерләнгән ризыкларны да. Районның авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр тәкъдим иткән сәүдә киштәләрендә боларның бөтенесе дә бар иде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре базарга кырда үстерелгәннең барысын да алып килгәннәр. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Аксубай районыннан барлыгы 37 сәүдә ноктасы эшләде. Ярминкә көнендә аксубайлылар ике миллион сумнан артыкка товар саткан.

Нет комментариев