«Волга-Селект» ҖЧҖдә бөртекле культуралардан мул уңыш җыеп алынды.
Бу хуҗалыкта орлыкка 935 тонна сабан бодае, 1420 тонна арпа салынган. Уңыш вакытлыча Рус Кармәте янында төзелеп килүче ашлык киптерү комплексы белән янәшә махсус җиңсәгә урнаштырылган.
Бүгенге көнгә орлык складының 1100 квадрат метр мәйданы төзелгән инде, орлык заводы белән ашлык киптерү комплексын төзү югары әзерлек дәрәҗәсендә, ул бөртекле һәм майлы культураларны эшкәртү, саклау һәм орлык материалы әзерләү өчен яңа җитештерү куәтләре булдыруны күздә тота.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә орлык салу мәсьәләсе белән Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштылар.
– «Волга-Селект»та орлык материалы беренчел эшкәртүне үтте һәм якын көннәрдә бу базада сортларга аеру һәм орлыкларны тиешле кондициягә җиткерү буенча эшләр башланачак, – дип шәрехләделәр белгечләр. – Язын предприятие районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, фермер хуҗалыкларын сыйфатлы орлык белән тәэмин итә алачак.
Нет комментариев