Район Советында «Волга-Селект» ҖЧҖнең язгы кыр эшләрен уздыру буенча юл картасын кабул итү булды.
«Волга-Селект» ҖЧҖнең Аксубай районында быелгы язгы кыр кампаниясе – бишенче. Эш башыннан бирле бу авыл хуҗалыгы предприятиесе, басулардан яхшы уңыш алып, игенчелектәге үз торышын күрсәтте. Хезмәткәрләр бу сезонда да нәтиҗәле эшләргә исәп тоталар, язгы кампанияне үткәрүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә уйланылган. «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Гафиятов икътисади исәп-хисап белән чәчүнең комплекслы планын тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Камил Гилманов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Россельхозүзәк бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйлметдинов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин белән берлектә агрономия карталарын һәм исәп-хисапларны җентекләп анализладылар, агрочараларны үтәү срокларына, орлык материалы, ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталдылар.
– Чәчү мәйданнары структурасы яхшы, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Һәм бу планны катгый рәвештә үтәргә кирәк.
Район җитәкчесе шулай ук предприятие хезмәткәрләренең хезмәтне саклау, кыр эшләре вакытында аларны кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
«Волга Селект» ҖЧҖнең сөрүлек мәйданы 14 мең гектарга якын. 3800 гектардан артык мәйданны – көзге культуралар, 1500 гектардан артык мәйданны – сабан бодае, 2900дән артык мәйданны – арпа, 2150 гектарны – рапс, 177 гектарны көнбагыш биләячәк. Мең ярым гектар пар җирләре бар. Кыр эшләренә старт бирелүгә үк техника эшкә керешергә әзер.
Нет комментариев