«Волга-Селект» ҖЧҖнең быелгы чәчү кампаниясе исәп буенча – алтынчы һәм алдагы еллардагы кебек уңышлы булды.
Безнең районда хуҗалык 13890 гектар мәйданны били. Бу участоклар районның төрле почмакларында урнашкан, шуңа да карамастан, мондый аерма эшне оештыруда да, хезмәт нәтиҗәләрендә дә чагылыш тапмый.
– Чәчү вакытында механикалаштырылган звенолар һәм хезмәт күрсәтүче барлык хезмәтләр оешкан төстә эшләделәр, – дип билгеләп үтте «ВолгаСелект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов. – Алда – җәйге сезон, яңа бурычлар.
Барлыгы 3700 гектардан артык мәйданда бөртекле сабан культуралары – бодай, арпа игелгән. Шулай ук 2100 гектардан артык мәйданны арыш, рапс культуралары алган, 1782 гектарда – көнбагыш, 712 гектарда борчак чәчелгән. Мең ярым гектардан артык җир пар өчен калдырылган. Чәчү эшләрен ике сменада алып барганнар, игенчеләр бер генә сәгатьне дә югалтмаган – барысы да чәчүне тизләтеп төгәлләүгә юнәлдерелгән. Чәчү комплекслары белән тәҗрибәле механизаторлар идарә иткән, алар үз эшләрен намус белән башкарганнар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе бөтен составны да үз эшләренең чын осталары буларак билгеләп үтте. Игенчеләр смена нормаларын арттырып үтәп эшләгән.
Бөртекле культуралар чәчүдә Вячеслав Кондрашов һәм Рәфис Волков яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Рапс чәчүдә Рәмис Гиматов, Ришат Гатин нәтиҗәле хезмәт куйган. Көнбагыш чәчүдә Сергей Шишкин, Анатолий Исаев, Николай Харитонов, Фәнил Нуртдинов югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәннәр. КамАЗ йөртүчеләре Алексей Купцов һәм Хәлил Хәнифов тәүлек әйләнәсе орлык ташуда хезмәт куйган.
Базадан ашлык һәм ашлама төяп озату эшләрен Анатолий Макаров һәм Илнар Нотфуллин башкарган. Максим Константинов һәм Сергей Исмуллин автомобильләрдә агрегатларны орлык һәм ашлама белән туктаусыз тәэмин иткәннәр. Хәзерге вакытта машина-трактор паркында ремонт эшләре бара – механизаторлар техниканы киләсе агрочаралар өчен әзерлиләр.
Чәчүлекләрдә параллель рәвештә үсемлекләрне яфрактан, тамырдан тукландыру, корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү алып барыла. Көзге культуралар участокларында саклагыч чаралар тәмамланган инде, арпа чәчүлекләрен эшкәртү төгәлләнеп килә.
Кайбер культуралар, әйтик, рапс корткычларга һәм авыруларга тиз бирешүчән, аны сезонга берничә тапкыр эшкәртергә кирәк булачак. Бу алты ел эчендә район халкы «ВолгаСелект»ның – перспективалы, максатчан предприятие булуына инанды. Ул үз эшчәнлеген заманча технологияләр буенча оештыра. Кыска гына вакыт эчендә Рус Кармәте авылы янында яңа объект – эретмә төене торгызылды, анда үсемлекләрне химик саклау буенча эретмә әзерләнә. Аның янәшәсендә зур күләмдә ашлык склады төзелгән. Хәзерге вакытта ЗАВ бөртек чистарту һәм ашлык киптерү комплекслары төзелеше башланган. Алдагы планда шулай ук орлык линиясе буенча тагын бер склад төзү күздә тотыла.
«Волга-Селект»та алга таба орлыкка культуралар үстерү планлаштырыла. Яңа объектлар – ул әле авыл кешеләре өчен өстәмә эш урыннары да. «Волга-Селект» – район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртучы предприятие. Аның участоклары урнашкан һәр авыл җирлегендә оешма кече Сабан туйларын, Өлкәннәр көнен оештыруда иганәче ярдәме күрсәтә, авыл проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә.
Нет комментариев