«Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре көнбагыш җыюны төгәлләделәр
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре көнбагыш җыюны төгәлләделәр

Көнбагыш суктыруны районда беренчеләрдән булып «Волга-Селект» ҖЧҖ комбайнчылары төгәлләде.

Суктыруда 18 агрегат катнашты. Әлеге культураны чәчүгә 2800 гектардан артык мәйдан бүленгән иде. Механизаторлар зур тырышлык белән эшләделәр. Уракны кыска агротехник срокта тәмамладылар. Базага кайту белән, комбайнчылар үзләренең кыр корабларын кышкы саклауга әзерләүгә керештеләр. Район җитәкчесеннән бүләкләр дә аларга нәкъ шунда тапшырылды.

– Сезне чын күңелемнән урыпҗыю эшләре тәмамлану белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов. – Сез көнбагыш суктыруны беренчеләрдән булып төгәлләдегез. Урып-җыю чорын югалтуларсыз һәм имгәнүләрсез уңышлы үткәрдегез. Район җитәкчелеге исеменнән хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе көнбагыш җыеп алуда аерылып торган механизаторлар Сергей Шишкинга, Эльвир Нуртдиновка, Александр Старшовка, Вячеслав Кондрашовка, Николай Васильевка, Ленар Нуртдиновка, Василий Марковка район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата премияләр тапшырды.

«Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе  Иршат Хәнифов предприятие хезмәтчәннәрен урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлаулары белән җылы котлады. Ул шулай ук, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм район газетасы редакциясе хезмәт коллективының эшчәнлеген яктырту буенча мөһим чаралар үткәрү вакытында һәрвакыт ярдәм итәләр, дип билгеләп үтте.

Механизаторлар – үз эшләренең осталары. Авыл хуҗалыгы эшләре чорында алар – җир сөрүдән алып, урып-җыюга кадәр төрле операцияләр башкаралар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләре буенча мөһим бурычны үтәгәннән соң, комбайнчылар тракторларга күчеп утырып, туфракны язгы чәчүгә әзерләүдә катнашачак.

 


Нет комментариев