«Волга-Селект» ҖЧҖ язгы чәчүне төгәлләде
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Волга-Селект» ҖЧҖ язгы чәчүне төгәлләде

«Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре сабан культураларын чәчүне башкарып чыктылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 майга авыл хуҗалыгы предприятиесенең кыр хезмәтчәннәре сабан культураларын 9500 гектардан артык мәйданда чәчтеләр. Шул исәптән – 1186 гектарны бөртекле культуралар (арпа), 8500 гектардан артык мәйданны техник культуралар (көнбагыш, рапс, җитен) алып тора.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов әлеге хуҗалыкта булдылар, игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.


Нет комментариев