Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ветеринарлар үткән елга йомгак ясадылар

Баш ветеринария идарәсендә үткән елга дәүләт ветеринария хезмәте эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да кирәкле чаралар башкарылган. Актив профилактик эш үткәрелүгә карамастан, 2016 елда Нурлат районында дуңгыз чумасын йоктыруга бәйле уңышсыз бер очрак теркәлгән. Бу куркыныч авыруның таралуына юл куймас өчен Аксубай районында да күп эшләр башкарылган. Районның...

Баш ветеринария идарәсендә үткән елга дәүләт ветеринария хезмәте эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

Эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да кирәкле чаралар башкарылган. Актив профилактик эш үткәрелүгә карамастан, 2016 елда Нурлат районында дуңгыз чумасын йоктыруга бәйле уңышсыз бер очрак теркәлгән. Бу куркыныч авыруның таралуына юл куймас өчен Аксубай районында да күп эшләр башкарылган. Районның ветеринария хезмәте районда дуңгызларны куркыныч авырудан саклау максатларында тиешле барлык чараларны кулланганнар.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, Татарстан тирәсендә әлеге авыру чыганаклары саклана әле. Шуңа күрә тынычланырга ярамый. Ветеринария хезмәте быелгысы елда да профилактик чаралар үткәрәчәк. Республика өчен тагын бер куркыныч афәт - мөгезле эре терлекләргә янаган нодуляр дерматит авыруы. Ветериная Идарәсе хәбәр иткәнчә, яңа чир Татарстан чигендәге Самара өлкәсендә теркәлгән.

Ветеринария Идарәсендә мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы турында сөйләп, әлеге проблеманы уңай хәл иткән Ленинград өлкәсен үрнәк итеп куйдылар.

- Киләсе елларга без малларның сәламәт булуына ирешергә тиеш. Бездә моның өчен мөһим булган барлык эшләр алып барыла һәм уңай үзгәрешләр дә билгеләп үтелде, аны көчәйтергә генә кирәк. Монда район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренең дә роле зур, - дип ассызыкланды йомгаклау җыелышында. Үткән елда республикада авыру йоктырган терлекләр исәбен 2,5 процентка киметү мөмкин булды. Районда мөгезле эре терлекләрнең 23 проценты бу авыру белән авырый. Быелгысы ел лейкозга каршы көрәш чаралары буенча эшчәнлекне көчәйтү елы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев