Үз хезмәтләре белән авылны сакларга һәм үстерергә ярдәм итәләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Үз хезмәтләре белән авылны сакларга һәм үстерергә ярдәм итәләр

Иске Кыязлыда район фермерлары конференциясе узды.

Гамәли өлеш КФХ «Мөхәммәтов Н.Г.» КФХсы базасында үтте. Районда бу хуҗалык ике елдан артык эшли. Мөхәммәтов КФХсы 2020 елда агростартапның «40 башка исәпләнгән сөт терлекчелеге» юнәлеше буенча ярдәм грантын алды. Грант акчасына азык бутагыч, 30 баш тана, терлекчелек фермасы сатып алынган.

Анда ремонт ясалган. Бүген товарлыклы-сөтчелек фермасында 300 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 150 савым сыеры. Савым сыерларын 200 башка җиткерү планлаштырыла. 2022 елда КФХда 389 тонна сөт, 25 тонна ит җитештерелгән, 13 млн. 500 сумлык терлекчелек продукциясе сатылган. Шулай ук хуҗалыкта орлык чистарту, ашлык киптерү комплекслары төзелгән. КФХ башлыгы Наил Мөхәммәтов коллегаларын ферма эше белән таныштырды, терлекләр өчен азык җитештерү цехын, җиһазларны күрсәтте.

Районның крестьян-фермер хуҗалыклары 16 меңнән артык чәчүлек җирләрен били, бу барлык мәйданның 20 процентын тәшкил итә. Узган ел игенчелектән рекордлы уңыш җыеп алынды. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 137,420 мең тонна тәшкил икән, уртача уңыш гектарыннан 39, 7 центнер.

Фермерлар конференциясенең пленар өлеше Иске Кыязлы авыл мәдәният йортында узды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов КФХның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Чыгыш ясаучы шулай ук терлекчелек буенча күрсәткечләргә тукталды

КФХ да 2538 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 1211 савым сыеры, көн саен 19 тонна сөт савып алына. Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов үз чыгышын орлыкчылык мәсьәләләренә багышлады һәм үсемлекчелектә куллану өчен биопрепаратларны тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина дәүләт ярдәме һәм субсидияләү программалары буенча төп яңалыклар турында сөйләде.  

Район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова республика фермерлар съездына делегатлар сайлау мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Бертавыштан фермерлар Георгий Погодкин, Павел Назаров һәм Александр Кузьмин кандидатлары съездга делегат булып сайландылар. Район башлыгы Камил Гилманов фермерларга авылдагы эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

– Сез үз хезмәтегез белән авылны сакларга һәм үстерергә ярдәм итәсез, – дип билгеләп үтте ул. – Тагын да уңышлырак эшләү өчен алдынгы тәҗрибәне өйрәнергә, яңалыклардан хәбәрдар булырга кирәк.

Ел йомгаклары буенча район җитәкчесе иң яхшы фермерларга һәм КФХ эшчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

 


Нет комментариев