Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уңыш турында кыштан ук кайгырталар

Урамда кыш уртасы булса да, игенчеләрне киләсе сезон уңышы борчымый калмый. Аның нинди буласы да төрле факторларга бәйле. Белгечләр сүзләренчә, яхшы уңыш алуның төп шарты - орлыклар сыйфаты. Районда орлык материалына бәйле эшләрнең ничек баруы турында Россельхозүзәкнең Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдиновка мөрәҗәгать итәбез. - Яхшы хуҗа орлыклар...

Урамда кыш уртасы булса да, игенчеләрне киләсе сезон уңышы борчымый калмый.
Аның нинди буласы да төрле факторларга бәйле. Белгечләр сүзләренчә, яхшы уңыш алуның төп шарты - орлыклар сыйфаты. Районда орлык материалына бәйле эшләрнең ничек баруы турында Россельхозүзәкнең Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдиновка мөрәҗәгать итәбез.
- Яхшы хуҗа орлыклар турында уңышны җыеп алуга ук кайгырта башлый. Бу күптән акланган инде. Орлык фондына бәйле башкарылган барлык эшләр дә нәтиҗәдә яхшы табыш алу мөмкинлеге бирә. 2018 елда сабан культураларын (орлыкка кукуруздан кала) 17 600 гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырылган. Соңгы елларда көнбагыш, шикәр чөгендере, рапс кебек югары табышлы культуралар мәйданын арттыру бәрабәренә сабан культуралары мәйданы өлешчә кимеде. 2018 елда районда язгы кыр эшләрен үткәрү өчен 4,5 мең тонна орлык материалы таләп ителә. Район хуҗалыкларында бу максатлардан 5 мең тонна орлык әзерләнгән. Агрофирмаларда орлыкларны әзерләүгә җаваплы якын килгәннәр. Кыр эшләре тәмамлануга ук бөртеклеләрне эшкәрткәннәр һәм складларга саклауга куйганнар. Хәзерге вакытка барлык булган орлык күләме дә сортларга аерылган, тикшерү үткән.
Үсемлекчелек югары җитештерүчәнлеккә ия булсын өчен орлык фонды ел саен сыйфатлы, яңа сортлар белән яңартылырга тиеш. Районның эре агрофирмаларында югары сыйфатлы орлыклар барлык массаның 10 процентка якынын тәшкил итә, игенчелекне уңышлы алып бару нормативлары буенча 15 процент булырга тиеш. Финанс кыенлыкларына карамастан, "Актай" ҖЧҖ, "Аксу Агро", "Аксубай" агрофирмалары югары сыйфатлы орлыклар сатып алалар. Әмма районның кечерәк авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының орлык фондын яңартуга җитди якын килмәүләре борчый. Аларда югары сыйфатлы орлыклар юк, мондый очракта нинди уңыш көтәргә соң?
Игенчеләр алдында бер берәмлек мәйданнан максималь продукция алу бурычы тора. Бу табигать көйсезлекләрен исәпкә алмаганда. Моның өчен кондицияле, югары нәтиҗәле, сортлы орлык материалын кулланырга кирәк. Орлыкларга бәйле акчаны янга калдырмаска, бары тик яхшы уңыш бирә торган орлыкларны гына чәчәргә.
- Габдерәшит Шәйхетдин улы, көзге культуралар турында нәрсә әйтә аласыз?
- Быелгысы ел уңышы астына 13,4 мең гектар көзге культуралар чәчелде (шул күләмнең 12,5 мең гектардан артыгын көзге бодай тәшкил итә). Хәзерге вакытта бу чәчүлекләр яхшы торышта. Кар өстен боз каплаган булса да (икешәр миллиметрлы ике катлам), үсемлекләргә әлегә куркыныч янамый. Ай саен без көзге культуралар торышын тикшереп торабыз, лаборатория шартларында үсентеләрнең яшәү сәләтен билгелибез. 2018 елның 17 гыйнварына алынган соңгы мәгълүматлар буенча чәчүлекләрнең зыян күрүе 3 процент тәшкил итә. Бу - табигый процесс, күрсәткечләр тиешле нормада. Көзге культуралар чәчелгән мәйданнарда кар катламы тигез түгел, әмма үсентеләрне кышкы салкыннардан саклау өчен аның күләме җитәрлек.
Көзге культураларны саклауда төп күрсәткечләрнең берсе - үсентеләрдә шикәр күләме булу. Көзен ашламалар белән тукландырылган мәйданнардан югары уңыш алу көтелә. Әгәр аларга файдалы матдәләр җитми икән, югалтулар булырга мөмкин. Шуңа күрә хуҗалыкларның агрономия хезмәтләре үсентеләрне һәрвакыт күзәтеп торырга һәм шикәргә сынаулар алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев