Уртак нәтиҗәләр өчен хезмәт куялар
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уртак нәтиҗәләр өчен хезмәт куялар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, августның беренче көннәрендә республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 3705,8 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул ук чоры нәтиҗәләре - 3568,8 тонна, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 104 процентны тәшкил итә. Республика буенча бер сөтлебикәдән тәүлегенә уртача 14,8 килограмм сөт савып алына. Район аввыл...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, августның беренче көннәрендә республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 3705,8 тонна сөт җитештерелгән.

Узган елның шул ук чоры нәтиҗәләре - 3568,8 тонна, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 104 процентны тәшкил итә. Республика буенча бер сөтлебикәдән тәүлегенә уртача 14,8 килограмм сөт савып алына.

Район аввыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына нигезләнеп, район буенча тулаем савым 79 тоннадан артык тәшкил итә, узган ел дәрәҗәсенә карата - 103 процент.

Җәйге айлар - терлекчелек тармагы өчен иң яхшы вакыт. Нәкъ мнә шул чорда алар югары нәтиҗәләргә ирешергә тырышалар да.

"Аксубай" агрофирмасының "Смена" бүлегендә республика дәрәҗәсендәге семинарлар бер генә тапкыр үтмәде, Кама арты зонасыннан терлекчелек тармагы вәкилләре тәҗрибә тупларга килделәр. Хуҗалык терлекчеләре маллар өчен югары протеинлы азык кушылмаларын ничек әзерләү кирәклеген күрсәттеләр, ашату технологиясе белән таныштырдылар, яшь терлекләрне асрауның ничек җайга салынуын, корпусларда һәм территориядә тәртипне ничек булдыру хакында бәян иттеләр.

Яңааксубайлылар эшли белә. Маллар тугыз төркемгә бүленгән (40тан 45 башка кадәр), шуңа бозаулату бүлеге дә өстәлә. Сыер савучылар Роза Паирова, Марина Чентаева, Светлана Тимочкина, Евгения Краснова, Әлфирә Алимбекова һәм малларга хезмәт күрсәтүчеләр Даниил Чентаев, Эдуард Федоров үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Шулай ук савымчылар Светлана Антонова, Светлана Алешкова, Римма Ефимова, Ольга Пенькова һәм корпусларда тәртип урнаштыручы терлекчеләр Андрей Пикушев, Татьяна Баландова да үзләре хезмәт куйган бүлекчәдә югары күрсәткечләргә ирешергә тырышалар. Бозаулату бүлегендә Алла Сидерякова эшне ипле алып бара. Товарлыклы-сөтчелек фермасы җитәкчелеге шулай ук бозау караучылар Наталья Власова, Елена Куштукова, аларның кулдашлары Мария Кулькова һәм Алена Мадюкованы да мактап телгә алды. Терлекчеләр Ирек Кыямов, Андрей Мадюков һәм Леонид Сидеряков, Ольга Полевой хезмәте дә мактауга лаек.

Продукция җитештерүдә иң җаваплы звено - лаборатория. Лаборантка Светлана Федорова үз эшен зур тырышлык куеп башкара. Ветеринария табибе Татьяна Ильина маллар һәм яшь терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшли. Фермада савып алынган сөтнең бөтен күләме махсус җиһаз аша чыгарыла. Аның белән үз эшен оста белгән, эшкә җаваплы караган Шөһрәт Шәкуров идарә итә.

Корпусларда санитар тәртип, чисталык урнаштыруда транспортерлар белән эшләү осталары Владимир Исмуллин һәм Сергей Мадюков тырышлык куялар. Товарлыклы-сөтчелек фермасы кадрлар, белгечләр белән тулысынча тулыландырылган.

- Безнең ферма коллективы - дус, бердәм, - дип сөйли товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Любовь Митрюхина. - Аның нигезен терлекчелек тармагында бер генә дистә ел хезмәт куймаган, тәҗрибәле, үз эшләрен белгән кешеләр тәшкил итә. Ә тәҗрибә безнең эштә зур билгеләнешкә ия.


Нет комментариев